Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда милиционер Вахитовның үз-үзенә ату ихтималы тикшерелә


Эчке эшләр министрлыгында 2нче оператив-эзләү бүлеге башлыгы Дамир Вахитов үз-үзен үтергән булырга мөмкин дип белдерәләр. "Татар-информ" агентлыгы хәбәр иткәнчә, хәзер атып үтерелү түгел, суицид ихтималы тикшерелә.

Милиционер Коры елга авылында булганда малаена ташланган эткә аткан, әмма тидерә алмаган, ялгыш улына эләккән. Малаен атып үтерүенә ышанып, ул үз-үзен үтергән булырга мөмкин, дип хәбәр итә рәсми чыганаклар.

Әлегрәк тикшерүчеләр эчке эшләр министрлыгының җинаять эшләр белән бәйле 2нче оператив-эзләү бүлеге башлыгы Дамир Вахитов атып үтерелгән дип уйлый иде. Аның үлеме эше белән бәйле булырга мөмкин дип әйтелде. Вахитовның 13 яшьлек улына операция ясалган, ул авыр хәлдә хастаханәдә ята
XS
SM
MD
LG