Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 09:57

“Югалсам да, көт син мине!”(34) Ерак Көнчыгыш-Татарстан-Оренбур-Омски-Удмуртия


Туганнарны табуда интернет та үз өлешен кертә. Фәрзәнә Кулиева “Азатлык” радиосына шалтыратып интернет аша табылган туганы белән очрашуы турында сөйләде.

Без вокзалда очраштык

Аның Ерак Көнчыгышка Камчаткага эшкә киткән бер энесе Фәрзәнәнең туганнан туганын, профессор Игорь Кулиевне интернеттан таба.
“Бабамның улы Гайнетдин Кулиев сугышка китеп 1945 елда вафат булды. Аның 3 улы бар иде. Әмма без аларны югалттык. Шулай бер вакыт икедән туган энем Ерак Көнчыгышка, Камчатка ягына эшкә киткән иде. Ул анда интернеттан профессор, физик Игорь Гайнетдин улы Кулиевны эзләп тапкан. Ул безнең туганыбыз булып чыкты.

Омскига апама кунакка барганда поезддан аңа шалтыраттым. Ул Екатеринбур шәһәре вокзалына чәчәкләр күтәреп килде. Мин сәфәргә чыкканда һәрвакыт пәрәмәчләр пешерәм. Аңа шул пәрәмәчләрне бирдем. Ул шулкадәр шатланып аларны алды. “Миңа татар халык ашлары бик тансык шул, хатыным татар халык ашлары белән бик мавыкмый шул”, диде. Шул очрашудан соң ул ел саен җәй көннәрендә безнең абыебыз яшәгән Тара шәһәренә бара. Инде менә Казанга да кайтырга җыена”, диде Фәрзәнә Кулиева.

Ул чегәннәр арасында югалган

Шатлыклы очрашулар кешеләргә югалган туганнарын эзләргә бер өмет бирә. Шундый өмет белән Айсылу Мирзахмәтова үзенең туганын интернеттан эзли.

Русиянең беренче каналында эзләнүләр алып баручы “Жди меня” тапшыруының Казандагы вәкиле Илгизәр Шәрәфетдинов бу хакта:“Айсылу Равил кызы Мирзахмәтова эзләгән Дамир Гәзиз улы Гайнуллин 1938 елның 4 апрелендә (Калинин районында) Татар Мышыгы авылында туа. Хәзер бу авыл Актаныш районына керә. Аның әтисе Газиз Бәдретдин улы, әнисе Гөлниса Госман кызы шул районда укытучылар булып эшләгән. 11 яшьлек Дамир 1949 елда Казаннан Актанышка пароходта кайтканда әтисе- әнисе белән пристаньнәрнең берсендә чегәннәр арасында югалган. Аның турында башка бер хәбәр дә юк”, диде.

Айсылу Мирзахмәтова Дамир Гайнуллинның Алмаз исемле абыйсы белән, 1948-49 елларда 4-нче сыйныфта укыганда һәм әнисе белән төшкән фотолары саклануын да әйтә.

Миңнегали Габбасов әнисенең энесен эзли

“Миңнегаян Мәсләх улы Фәттахов Татарстан, Оренбург, Омски якларында яшәргә мөмкин”, ди Илгизәр Шәрәфетдинов. Әнисе Миңнехаят Мәсләх кызы 1929 елгы, ә аның энесе Миңнегаян Мәсләх улы 1931 елда Бөгелмә шәһәрендә туган. 1949-51 елларда ул Оренбур өлкәсенең Сарыкташ районында яшәгән. Шуннан бирле аның турында бер хәбәр дә юк икән.

Илмира Әхмәтҗанова энекәшләрен эзли


Илмира Хәмис кызы туганнан туган энеләре Айрат, Азат, Алмазны Татарстаннан эзли. Ул бу хакта “Жди меня” тапшыруына хат та язган.

“Аларның әниләре Гөлфирә белән без очрашмыйча яшәгәнбез. Мин Глазов шәһәрендә интернатта тәрбияләндем. Безнең дәү әниебез Рабига, дәү әтиебез Сәхәбетдин икәнен беләм. Интернатта яшәгәндә, миңа шул 15-16 яшьләр булгандыр, Гөлфирә апа миңа әтиемнең вафат булуы турында хат язган иде. Аның адресын югалттым.

Әнием Хәтимә исемле иде. Без Омски өлкәсендә Оконешниково авылында яшәгәндә әнине әти үтергән. Миңа ул вакытта 3 яшь булган. Фая апабыз мине үзләренә Умуртиягә алып киткән. Аның үзенең дә ике кечкенә уллары булу сәбәпледер, мине дә карарга авыр булгандыр, алар мине Глазов шәһәрендәге интернатка биргәннәр.

Фая апабыз миңа Азат белән Алмазның фотоларын җибәргән иде, алар әле дә саклана. Фамилияләре Шәрәфиевләр, яисә Шәфиевләр булырга тиеш. Бәлки аларның да минем белән аралашырга теләкләре бардыр”, ди Илмира Әхмәтҗанова.
XS
SM
MD
LG