Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар өлкәсеннең Гали авылында җинаятьчелек юк дәрәҗәсендә


Милиция полковнигы Таһир Борһанов сүзләренә караганда, бер милләт кенә яшәгән авылларда җинаятьчелек күпкә аз, ә катнаш халык яшәгән бистәләр җинаятьчелектән гөҗләп тора. Татар авыллары арасында иң тынычы Гали авылы.

Русия дигән дәүләттә тарих агымына тигез генә барырга бирмиләр. Халыкның гомерен, яшәешен өч нәрсә белән бизиләр. Сугыш, реформа, акча алмаштыру... Халык колагына ят булган “кризис” сүзенең асылына да төшенеп киләбез бугай. Дистәләгән заводлар эшләми, меңләгән кешеләр эшсез, шуның өстенә Кавказ, Урта Азия якларыннан күчеп килгәннәр дә, бу проблемага өлеш кертәләр.
Самар өлкәсендә Похвистнево районы көчле төбәкләрнең берсе, район үзәге булып Похвистнево шәһәре санала. Менә шул зур һәм бай районда милиция хезмәтен милләттәшебез полковник Таһир Борһанов җитәкли.

Таһир Борһанов милиция хезмәтенә уратып, урта мәктәптә укытучы булып эшләп, тормыш тәҗрибәсе туплап, кешеләр белән эшләргә өйрәнеп, нечкә психолог һәм көчле ир буларак утыз яшендә җилкәләренә погонлы киемнәр кия.

Менә инде 29 ел буена Таһир Борһанов милиция офицеры. Өлкәнең Борск районында һөнәрмәнд биеклегенә күтәрелә, язмыш аны Русиянең тәмугы булган Чечняда сыный һәм менә хәзер ул Похвистнево районында.

Похвистнево районында игеннәр дә игәләр, сәнәгате дә юк түгел, җир астыннан кара алтын да суырталар. Кайда мал - шунда акча, кайда акча – шунда җинаятьчелек. Беренче соравым да милиция полковнигы Таһир Борһановка кризистан башланды:

- Кризис. Эшсезлек. Якын киләчәктә милиция нәрсәгә әзерләнә?

- Фәнни фаразлар 2009 елны җинаятьчелекнең артуын хәбәр итә. Бу эшсезлек белән бәйләнгән, ә соңгысының очы дөньякүләм азынган икътисади кризиска бәйләнгән.

- Таһир әфәнде, район үзәге булып Похвистнево шәһәре тора. Районда һәм шәһәрнең үзендә җинаятьчелек ничек?

- Минем яңа урында эшләвемә әле 9 ай гына. Шуны әйтә алам, райондагы җинаятьчелекнең 75 %-ы Похвистнево шәһәренең үзендә. Халык саны икесендә дә бертигез. Авылларда җинаятьчелек күпкә аз. Мин гаделлек бизмәнен югалтмыйм. Татар булганым өчен генә түгел. Беренчедән, бер милләт кенә яшәгән авылларда җинаятьчелек күпкә аз, ә менә катнаш халык яшәгән бистәләр җинаятьчелектән гөҗләп тора. Бер милләтле авыллар арасында да иң аз җинаятьчелек райондагы Мансур, Мәчәләй, Гали авылларында, ә татар авыллары арасында иң тынычы Гали авылы. Гали авылында 28 ел буена милиция хезмәтен Габделхәмит Асылгәрәев башкара. Тырышлыгын, намуслылыгын, булдыклылыгын искә алып өлкән түрәләр аңа исемен язып Макаров пистолетын бүләк иткәннәр.

Полковник Борһанов фикеренчә, татар авыллары мәдәният, спорт, сәясәт өлкәсендә дә үзләрен яхшы яктан күрсәтә беләләр. Полковник Борһанов сөйләвенчә, Похвистнево районында эмигрантлар өстәмә кыенлыклар тудырмыйлар, исерткеч эчемлекләр белән шаярмыйлар. Эшсезлек мәсьәләсенә дә милиция полковнигының үз карашы. Борһанов әйтүенчә, теләгән кешегә эш бар, ә менә эшләргә теләмәүчеләр җитәрлек. Шул ук Гали авылында колхоз таркалгач та, авыл өр-яңадан үзгәргән, һәр йортта – машина.

Милиция полковнигы Таһир Борһанов Чечняда булган вакытын аерым бер хөрмәт белән сөйли. Иң авыры саналган Ведено турында: “Урлау юк, машина урлау юк, исереп сугышучылар юк, кыйнаш юк, юлда транспорт фаҗигаләре юк.” Чечня яшьләренең олыларга булган хөрмәтен, чыгышы белән Тупли егете, полковник Борһанов сокланып сөйли.
XS
SM
MD
LG