Accessibility links

Кайнар хәбәр

Matbugat.ru эшләячәк


Сәхифә хуҗасы Данил Сәфәров, техник сәбәпләр аркасында әлегә интернетта күренмибез, бер-ике көннән сайт тагын эшләп китәчәк, дип белдерә.

Хостингны тотучылар һәм сәхифә арасында зур булмаган проблема килеп чыккан. Үзебездә дә әзрәк гаеп бар, ди Данил Сәфәров. Аның сүзләренчә, Matbugat.ru ны югалтучылар бу көннәрдә борчылып шалтырата һәм яза икән.

Соңгы вакытта Matbugat.ru сәхифәсенә көненә 270-ләп кеше кергән. Аның 5 проценты чит илләрдән, 15 проценты Русия төбәкләреннән, калган иң зур өлеш Татарстаннан булган.

Сәфәров сүзләренчә, бер дә көтелмәгән илләрдән дә, мисал өчен Мисыр, Филиппиннан да даими укучылар бар. Финляндия, Кушма Штатлар, Төркия, Чехиядә яшәүче татарлар Matbugat.ru да даими була икән.

“Минем максат - бу сәхифәдә сыйфатлы әңгәмәләр оештыру. Әңгәмәләр еш кына бик үк сыйфатлы булмаса да, әйтә алам безгә “сыйфатлы” кешеләр керә. Алар уйлый торган, фикерләре булган һәм актив кешеләр. Эш юклыктан вакыт уздырып сайт актарып утыра торганнар түгел алар.

Әгәр сан артыннан кусам керүчеләр санын ике-өч тапкыр арттыра алыр идем. Моңа “сары” әйберләр, имеш-мимешләр элеп тә ирешеп була. Безнең максат - сыйфатлы аудитория тоту”, ди Данил Сәфәров.

Бер ел элек, 22 февральдә Данил Сәфәров домен ала. Matbugat.ru 10 апрельдә эшли башлый. Бу сәхифәгә сәясәтчеләр, журналистлар, галимнәр, милләт язмышы белән кызыксынучылар да керә.

“Рәсмиләр белән даими элемтәм юк. Төп эшем дә рәсми өлкәгә карамый. Шулай да, ишетүемчә, рәсмиләрнең күбесе күзәтеп бара, кызыксына, карый”, ди Данил Сәфәров.

Шулай да югарыдагыларның Matbugat.ru ны күрмәмешкә салышкан очраклар да булгалый. “Татнет йолдызлары - 2008” бәйгесендә Matbugat.ru махсус диплом белән бүләкләнгән иде. Тик аны рәсми котлау тантанасында бирергә оныттылар.
XS
SM
MD
LG