Accessibility links

Кайнар хәбәр

Секс коллыктан котылып булмый


XXI гасырда кешелек дөньясы коллыктан котыла алмый яки котылырга теләми. Яңа китап кешеләрне секс коллыкка сатуның табыш китергәнен аңлата.

Сидһарта Караның ата-аналары Һиндстаннан. Үзе ул инде АКШта туган. 1995 елда колледжда укыганда Кара үзе теләп Босниядә качаклар лагерендә эшләгән. Күргән, ишеткәннәрен оныта алмыйча ул Нью-Йоркта Колумбия югары бизнес мәктәбен тәмамлаганда банктагы эшен калдырып дөнья буйлап секс коллык кәсебен өйрәнергә дип чыгып киткән. Һиндстаннан Таиландка, Албаниядән Молдовага кадәр барып җитеп Кара дөньяның 11 илендә кешеләр белән сәүдә итүне өйрәнгән. Икътисадчы булырга укыган егет секс коллык кәсебенең нәкъ икътисади көчен, аның кемгә нинди файда китергәнен һәм ни өчен бу кәсепнең бетәсе урынга чәчәк атуын өйрәнгән. Бар мәгълүматларны ул үзенең “Секс коллыкка сату: Заманча коллык кәсебе” исемле китабында бастырып чыгарды.

Сидһарта Кара кайбер хатын-кызлар белән очрашып сөйләшүне айлар буена оештырганын сөйләде.

“Коллык корбаннарына сыену биргән үзәкләрдә кызлар белән сөйләшү кулайрак иде. Минем беркайчан да әзер сорауларым булмады. Күпчелек очракта аларның сөйләшәсе килми. Хәтирәләрне яңарту авыр да, оят та була. Аннары мондый кешеләр ярдәм үзәгендә булсалар да, алар биргән мәгълүматнең “хуҗаларына” барып җитәчәгеннән курка, гаиләләренә зыян килүдән курка. Әмма күп очракта алар бәласе турында тыңларга теләгән өчен рәхмәт әйтеп, бөтен күңелләрен ачып салды,” ди китап авторы Сидһарта Кара.

Секс коллык һәм икътисад

Секс коллык кәсебен Кара өч адымга бүлә. Беренче адым – колны табу, кулга эләктерү. Икенче адым – кирәк урынга китерү. Өченче адым – эшләтү.

Колны кулга эләктерү исә - 5 юлның берсе ярдәмендә мөмкин була. Беренчесе – ялган эшкә чакыру, икенчесе – ялган юл белән кияүгә бирү, өченчесе - урлау, дүртенчесе – ялган мәхәббәт һәм бишенчесе – элекке коллар ярдәмендә яңаларын тарту.

Коллыктан котылу бик авыр

Инес исемле яшь хатынны Кара Албаниянең Влоре шәһәрендә ярдәм үзәгендә очраткан. Яшүсмер кыз буларак Инес 1995-2003 елларда коточкыч газапларга дучар булган.

Аны урлаганнар, аннары Европа буйлап бордельдән бордельгә сатканнар. Хатынның кулында кайнар тимердән җәрәхәт, кайбер тешләре суыртылган. Бу җәзалар аңа качарга тырышканы өчен бирелгән булган.

Албаниягә качып гаиләсе янына кайткач, гаиләсе кызны куып чыгарган. Инес яңадан урамда калган, өр-яңадан коллыкка сатылган, балага узган, бала төшерткән, яңадан балага узган... Сигез еллык газаптан соң ул Нидерландтагы бер ярдәм үзәгенә килеп эләккән. Шуннан ул Албаниядәге үзәккә күчерелгән.

“Мин анда булганда бу үзәкнең акчасы беткән иде һәм аны ябарга җыеналар иде. Инес кебек кешеләр яңадан урамда калачак һәм яңадан коллыкка эләгәчәк,” дип сөйләде Кара.

Ни өчен секс коллыкка каршы көрәшкә акча җитми?

Кара коллыкка каршы көрәшнең нәтиҗәсез булганына 4 сәбәп китерә. Беренчедән, кәсепнең ничек эшләгәне аңлашылып бетми. Икенчедән, кешеләрне коллыкка сатуга каршы һәм корбаннарны яклау эшен башкарган оешмалар бик ярлы һәм алар бер-берсе белән элемтәдә түгел. Өченчедән, кануннар бик йомшак һәм алары да үтәлми. Дүртенчедән, беркемнең дә бу кәсепкә икътисади анализ ясап аның ничек эшләгәнен өйрәнгәне юк.

Хатын-кызлар эзәрлекләнә һәм басымга дучар була

“Молдовада ишеткән бер сүзне гомеремдә дә онытасым юк. Балти шәһәрендә яшь хатын-кыз, “Америкада сез - ир кеше хатын-кызны кыйнаса – полиция чакыртасыз. Монда без аны традиция дип атыйбыз,” дигән иде. Молдовада гаиләдә көч куллануга каршы канун юк, хатынына кул күтәргән ир кеше 20 доллар чамасы штрафка гына тартыла ала,” диде Кара.

Непалда бер төркем хатын-кызлар белән сөйләшеп торганда, Кара ирләрнең аларны кол итеп кулланырга теләгәнен ишеткән.

“Непалдан Молдовага кадәр хатын кызларга каршы коточкыч рәвештә көч кулланыла, алар изелә һәм эзәрлекләнә”, дип сөйләде китап авторы.

Сидһарта Кара секс коллык турында никадәр күбрәк кеше белсә - аңа каршы көрәш шул кадәр нәтиҗәлерәк булачак, дип саный.

“Хәл итик – коллык әле дә калсынмы? Яисә аны бетерикме? Үз ватандашларының ярдәм соравын, корбаннарның сөйләгәннәрен ишеткән кешеләр бу җинаятьләрне бетерер, дип ышанам,” диде “Секс коллыкка сату: Заманча коллык кәсебе” исемле китап авторы Сидһарта Кара.
XS
SM
MD
LG