Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уeshlek.ru Татарстан җитәкчеләрен тикшерә


Соңгы араларда Башкортстан белән Татарстан җитәкчеләре арасында аралар янә җылына башлаган кебек иде. Шушы көннәрдә Башкортстан хөкүмәте карамагында оештырылган "Йәшлек" газетасы сәхифәсендә Татарстан җитәкчелегенә карата компромат басылгач, тагын шикләр туды.

Хәзер компромат, ялган сүз, гайбәт таратып берәүне дә шаккатырып булмый. Ризасызлык белдереп урам җыеннарын үткәрүчеләргә дә, мәгълүмат чараларында компромат язучыларга да җитәкчелек күп очракта игътибар бирми дә. Шушы көннәрдә Башкортстанның yeshlek.ru сәхифәсендә Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев һәм аның тирәсендәге кешеләр турында компромат басылды.

Күптән түгел генә башкортларның “Күк бүре” хәрәкәте татарларга дустанә мөрәҗәгать белән чыккан иде. Шушы хәрәкәт федераль басымга каршы торыр өчен ике милләткә берләшеп “Русия татар һәм башкортлары конфедерациясе” төзергә тәкъдим итте.

Моңардан тыш, Башкортстан хакимиятенең соңгы җанисәп вакытындагы шикле гамәлләре һәм Башкортстан депутатларының Русия парламентында Мәскәү-Казан килешүенә каршы чыгуыннан соң инде күпмедер вакыт үтү белән, Казан белән Уфа аралары әкренләп "җылына" башлаган иде кебек.

Татарстанның үзендә оппозиция фикерен чагылдыручы берничә мәгълүмат чарасы бар. “Звезда Поволжья”, “Честное слово” шундыйлардан. Әмма нинди генә үткен телле булмасын, алар да үзләрендә Татартан җитәкчелегенә компромат таратмый. Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовны да әллә ни тиргәми алар.

Уeshlek.ru сәхифәсендә татар элитасын якынча 100 кеше тәшкил итә, алар барысы да Шәймиевкә якын кешеләр, диелгән.

Хатны язучы фикеренчә, Шәймиевнең хатыны Сәкинә Шәймиева республикада иң тәэсирле кешеләрнең берсе. Язмада Шәймиев малайлары – Радик һәм Айрат Шәймиев турында да мәгълүмат бар. Радик Шәймиев “Оргсинтез”, “Түбәнкаманефтехим”, “Казан” төзелеш берләшмәсе, “Татнефть”, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе, “Пирамида” үзәге, барлыгы 60-ка якын ширкәтне берләштергән “ТАИФ” ширкәте хуҗасы.

Республиканың юл хуҗалыгы, “Татавтодор”, транспорт министрлыгы исә Айрат Шәймиев кулында диелгән.

Шәймиев Зәй районы башлыгы Ринат Фәрдиевка шулай ук зур өметләр багланган булган. Әмма ул узган елның ноябрендә һәлак булды.

Феликс Фәрдиев исә бүгенге көндә “ТАИФ”ка кергән “Акнефть” ширкәтен җитәкли.

Язмада Казан һәм Түбән Кама башлыклары бертуган Илсур һәм Айдар Метшиннар турында да, алар Сәкинә Шәймиеваның туганнары диелгән, аларга да шулай ук якты киләчәк юралган.

Республиканың иң дәрәҗәле җитәкчеләре турында рәсми булмаган мәгълүматны халык кызыксынып укый. Әмма гади халыкка бу ошаса да, җитәкчелекнең үзенә бик үк ошап бетмидер. Татарстандагы рәсми мәгълүмат чаралары бу темага кагылмый.

Уeshlek.ru сәхифәсе исә әлеге язманың электрон хат буларак килгәнен һәм аның авторы кем икәнлеген белмәвен әйтә.
XS
SM
MD
LG