Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дин дәүләттән аерылса да, халыктан аерылмаган


Татарстан мөслимәләр берлегенең утырышы спорт һәм яшьләр елы уңаеннан оештырылса да, анда күбрәк икътисади кризис, дәреслекләр, эчкечелек мәсьәләсе турында сүз барды.

Җыенга мөслимәләр берлегенең районнардагы җитәкчеләре җыелган иде. Әгәр соңгы вакытта күбрәк мөслимәләргә бассейн, фитнес үзәкләр булдыру турында сүзләр сөйләнсә, район-авылларда бөтенләй башка кайгы. Анда мөселманнар халыкның эчкечелегеннән зарлана. Чөнки бер гаиләдән ирле-хатынлы бергә эчеп ятучы сәрхүшләр күбәя.

Икътисади кризис заманында эшен югалткан ир атлар чарасызлыктан тагын да күбрәк эчкечелекккә сабышырга мөмкин. Шул сәбәпле, Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова бу очрашуда кризис турында сүз алып барды. Аның фикеренчә, кризисның килеп чыгуы – Ходай кушканча яшәмәгәнлектән килә. Чөнки исламда процентка кредит алу тыелган. Әмма халыкның күпчелеге моны белми.

Фәүзия Бәйрәмова
“Кредит алырга, ришвәт бирергә ярамаганлыгын кеше кайчандыр ишеткән булырга мөмкин, әмма дин белән бәйләп аңлатучы галимнәр юк”, ди Бәйрәмова.

Ул киләчәктә кредит түли алмаучы халыкның мәхкәмә нигезендә, йорт-маллары алынып, төрле фаҗигале хәлләр килеп чыгырга мөмкинлеген әйтә. Шуңа Коръән нигезендә аңлатып, кешеләрне куркытмыйча гына кризистан чыгу юлларын күрсәтергә кирәк, ди.

Исламда сүлпәнлек

90нчы еллар башында халык исламга күпләп килсә дә, хәзер сүлпәнлек сизелә икән. Бу хакта “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе укытучысы Флера Ханнанова әйтте. Ул соңгы елларны мәдрәсәгә килгән студентларның элеккеләр белән чагыштырганда әхлаклары түбәнрәк булуына борчыла. Чыннан да әле күптән түгел генә Казандагы ислам дини уку йортында белем алучы шәкертнең төнге клубка баргач икенче бер егетне чәнчеп үтерүе күпләрне гаҗәпкә калдырды. Мондый хәлләрдән котылу өчен әхлак дәресләрен кертү яхшы, диелде. Ул Татарстанның кайбер районнарында укытыла да икән.

Наилә Җиһаншина
“Әхлак дәресе булган районда җинаятьчелек түбәнрәк дәрәҗәдә. Хәтта аны район хакимияте җитәкчеләре дә билгеләп уза. Әмма безгә дин дәүләттән аерылган дип әйтергә яраталар һәм бу әхлакны укытуга киртә булып тора. Әмма дин дәүләттән аерылса да, халыктан аерылмаган. Без анда хәләл белән хәрамны аерырга гына өйрәтәбез. Ә ураза тоту, намаз уку кебек әйберләр ул шәхсән һәркемнең үз ихтыярында”, ди Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина.

Әмма Татарстан мәгариф министрлыгы чыгарган әхлак дәреслеге нигезендә укыту тыелган. Чөнки аның тышлыгында Коръән сурәте ясалган. Хәзер яңа дәреслек чыгарырга вәгъдә итәләр. Флера Ханнанова бу мәгънәсезлек дигән фикердә тора.

“Дәреслек тышлыгында җир шары тирәсендә ачык Коръән торганга күрә генә аның белән укытуга каршы төштеләр. Безнең татар куркак. Менә “Диннәр тарихы” дәреселеге чыкты, анда сыннар да, христан, яһүд дине символиклары да бар, ә бер мәчет манарасын ясап куя алмаганнар. Бер мөселманнарныкы гына юк. Ә бу дәреслекне үзебезнең татарлар эшләгән. Монда яшерен, астыртын нәрсәдер бара”, дигән фикердә тора Ханнанова.

Ул шулай ук татар теле киләчәген өчен борчылу белдерде. Хәтта Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы студентлар арасында татар телен куллану бәйгесен үткәрү турында гаризаны урысча җибәргән дип гаҗәпләнде.

“Министрлыкта шуны татарча язарлык бер генә чиновник та табылмаган микән? Бәйгенең нигезнәмәсен интернеттан карагыз дигәннәр, бәлкем анда татарча язылгандыр дип өметләндем, әмма урысча гына булып чыкты”, ди Ханнанова.
XS
SM
MD
LG