Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мунча ташы": "Ташка су сибү сездән – көлдерү бездән!”


Февраль аенда Казанда “Мунча ташы” тамашаларына халык бик күп килгән, ди. Алар арасында Рөстәм Миңнеханов кебек дәрәҗәле кунаклар да була.

Түбән Каманың “Мунча ташы” эстрада театрына зур кунаклар килүен әлеге театрның егетләре Рамил Әсхәдуллин һәм Илгиз Гыйлфанов әйтте. Алар безне шулай кызыктырып алгач, быелгы тамашалар турында тулырак гәпләшеп алырга булдык.

Рөстәм Исхакый. Хәлләр ничек егетләр, “Мунча ташы”на халык киләме?
Рамил һәм Илгиз


Илгиз Гыйлфанов. Бик күп килде, билетлар сатылып бетте, җитмәде дә.

Рамил Әсхәдуллин.
Кризис вакытында халык тагын да күбрәк килде кебек. Тамашаларны карап күңелләрен күтәреп киттеләр.

Рөстәм Исхакый. Үзегез белән тулырак таныштырып китегез әле.

Рамил Әсхәдуллин. Мин “Мунча ташы”нда җырлыйм.

Рөстәм Исхакый. Күптәннәнме?

Рамил Әсхәдуллин. Туганнан бирле. (көлә) Башта музыкант булып эшләдем, клавишада басып тордым, миниатюраларга көйләр яздым. Хәзер “Мунча ташы”ның яшь җырчысы буларак танылып киләм.

"Мунча ташы"ның элеккеге җитәкчесе Шәмси Закир
Илгиз Гыйлфанов.
Әйе, чыннан да Рамилнең театрга керткән өлеше зур, күп җырларларның көен ул яза. Үзенең җырларын җырлый да башлады, кешегә дә бирә. Миңа килгәндә, шушы юмор өлкәсендә кайныйм. Бу профессияне сайлаганчы 3 ел Алабуга шәһәрендә махсус белем алдым. Укып бетерүгә “Мунча ташы”на килдем, төрле юмористик әсәрләр иҗат итәм, миниатюраларда катнашам.

Рөстәм Исхакый. “Мунча ташы”на ничә яшь була инде?

Рамил Әсхәдуллин. Егерме тугызынчы сезон бара, икенче елга юбилей.

Рөстәм Исхакый. Быелгы тамаша нәрсәсе белән аерылып тора? Казанга ел саен киләсезме?

Рамил Әсхәдуллин. Әйе, һәр елны Татарстанның районнарында йөреп чыкканнан соң, имтихан бирергә Казанга юл тотабыз. Быелгы программа бик тә үзенчәлекле, чөнки без Камал театрының “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакленә пародия күрсәттек. Бик дулкынландык, залда чын “Әлмәндәр”дә уйнаучылар да бар иде.

Илгиз Гыйлфанов. Чын әҗәлне уйнаучы Равил Шәрәфиев килде. Алар үзләренчә пародияне аңладылар кебек.

Рамил Әсхәдуллин. Бүгенге көндә Әлмәндәр ничек яшәр иде дигән күренеш булды.

Илгиз Гыйлфанов. Мин үзем Илсур ролен уйнадым. Малай үсеп нинди кешегә әйләнгәнен күрсәттем.
Гамил Әсхәдуллин


Рамил Әсхәдуллин. Бик кызык килеп чыкты, халык яхшы кабул итте.

Рөстәм Исхакый. “Заманына күрә...” ничек дип атала әле сезнең тамаша?

Рамил Әсхәдуллин. “Заманына күрә һәркем түрә!

Илгиз Гыйлфанов. Хәзер бит төрлечә байлык артыннан куалар, күп кеше яшәү рәвешен үзгәртергә ашыга, үзенә-үзе хуҗа...

Рамил Әсхәдуллин. Үзең тырышмасаң, хәзер сиңа беркем булышмаячак, шуңа бүгенге кеше ничек булдыра ала шулай яши. Без шул күренешне сәхнәдә күрсәтергә тырыштык.

Рөстәм Исхакый. Менә сез яшь егетләр, театрда яшьләр күпме? “Мунча ташы”ның составы яшәрәме?

Рамил Әсхәдуллин. Әлбәттә яшәрә!

Илгиз Гыйлфанов. Безгә талантлы яшь артистлар килә тора. Әле яңа гына бер егет килде. Халык ул сәхнәгә чыккач егып көлә, түзә алмый. Килеп карасагыз күрерсез, ул сәхнәгә чыгуы белән кешеләрне елмаерга мәҗбүр итә.

Рөстәм Исхакый. Кем соң ул?

Рамил Әсхәдуллин. Рөстәм Хәсәнов дигән егет. “Мунча ташы”на ул Башкортостан ягыннан килде. Безне күптәннән яратып караган, талантлы булгач театрга бик тиз кереп китте. “Мунча ташы”нда яшьләр байтак, алар килгәч театр да яшәрә.

Рөстәм Исхакый. Ялгышмасам , хәзерге вакытта “Мунча ташы”ның җитәкчесе Гамил Әсхәдулла бит...

Рамил Әсхәдуллин. Әйе!

Илгиз Гыйлфанов. Татарстанның атказанган артисты дип тә язырга онытмагыз.

Рөстәм Исхакый. “Мунча ташы”ның тамашаларын республика җитәкчелеге дә яратып карый дип әйттегез. Быел дәрәҗәле кунаклардан кемнәр бар иде?

Рамил Әсхәдуллин. Быел гына түгел, башка елларны да киләләр. Алар арасында Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин. Әйткәнемчә, быел да килеп карадылар, бик ошаттылар.

Илгиз Гыйлфанов. Шулай ук, Камал театры артистларыннан Рамил Төхбәтуллин тормыш иптәше белән килде.

Рөстәм Исхакый. Ничек башланып китә соң быелгы тамаша? Нинди сценарий буенча бара?

Илгиз Гыйлфанов. Тамаша үзенчәлекле башлана. Концертны башларга кирәк, ләкин Австралиядән килгән зур кунакка урын табырга кирәк. Аңа урын эзлибез. Урын табылгач ул “Әлдермештән Әлмәндәр”не карыйсым килә, ди. Сезнең өчен генә булдырырбыз, пародиясен күрсәтербез, дип башланып китә.

Рамил Әсхәдуллин.
Аннары кызык-кызык миниатюралар белән җырлар үрелеп китә. Якынча өч сәгатьләп бара, озак түгел, барсы да бер сулышта кабул ителә. Әйткәнемчә, мин һәм Рөстәм абый Рахманкул Козгынчинский белән юмор арасында җырлап, халыкны көлкеле чыгышлардан соң ял иттереп алабыз. Шулай ук биюләр дә бар. Һинд биюен Алчәчәк Әхмәтова бии. Әлеге яшь артистыбыз миниатюраларда да катнаша.

Илгиз Гыйлфанов. “Мунча ташы”ның февраль тамашаларыннан соң, мартның 27, 28, 29 Казанда филармония концертлар залында әлеге тамаша өстәмә куелачак.

Рамил Әсхәдуллин. 28 мартта әтигә, Гамил Әсхәдуллага 50 яшь тула. Ул көнне тамаша юбилейга багышлана. Ә 27, 29 февраль юморларын кабатлаячакбыз.

Рөстәм Исхакый. Әле Мәскәүгә дә җыенасыз дип ишеттем?

Рамил Әсхәдуллин. Әйе, 4 апрельдә Алла боерса. Елда барабыз. Мәскәү халкы бик ярата “Мунча ташы”н.

Рөстәм Исхакый.
Быелгы программага кире әйләнеп кайтсак, нинди шаяртулар бар?

Илгиз Гыйлфанов. Военкаматтагы акча төртүләрне күрсәтеп китәбез. Авылга, җәйге ялга әбиләренә кайткан яшьләрнең көн күрүләрен сәхнәләштердек. Хәзер бит шәһәр халкы балаларын авылга кайтара да, шунда яшьләр әби-бабай белән мәш киләләр.

Рамил Әсхәдуллин. Спортка да игътибар бирдек. “Бокс” дигән миниатюра бик кызык иде. Халык шуны карап көлде.“Шкафта” дигән миниатюра бар...

Илгиз Гыйлфанов. Булган хәлгә дә бераз охшаган, чынлыкта уйланып чыгарылган хәл. Тормышның ачы дөреслеген әйтә.

Рөстәм Исхакый. Военкомат булды, яшьләр тормышы...

Рамил Әсхәдуллин. Күпләр сорый каян аласыз бу шаяртуларны, юморны дип. Гамил абзый шуларга җавап йөзеннән кызык хикәяләр сөйли. Юморның тормыштан алынганын әйтә.

Илгиз Гыйлфанов.
Юмор бит аяк астында ята. Үзем белән дә шундый кызык хәл булды. Бер хатын урамда басып тора һәм телефоннан русча сөйләшә: “Я около домо,” ди. Ә без кибет янында торабыз, карасам “Домо” исемле кибет икән. Кеше исә өй кырыенда дип уйлагандыр инде. Менә шундый ул юмор, адым саен. Иң мөһиме “итәк асты”на кермәү кирәк.

Рөстәм Исхакый. “Мунча ташы”нда билдән түбән мәзәкләр юк дип әйтергә телисезме?

Илгиз Гыйлфанов.
Кайберәүләр бар дип әйтсәләр дә, бездә юк андый юмор. “Итәк асты” юмор булмый, аны “кара сатира”га кертергә була. Юмор үзе дә әллә ничә төргә бүленә. Анна соң “Мунча ташы”ның “ата”лары моңа каршы. Чөнки алар инде 27 ел сәхнәдә, “итәк асты”на кереп үзләренең репутациясен төшерәсе килми.

Рөстәм Исхакый. Тамашачылар арасында кемнәр күбрәк, яшьләрме, өлкәннәрме?

Илгиз Гыйлфанов. Яшьләр дә, өлкәннәр дә, урта яшьтәгеләр дә бар. Шулай ук түрәләр дә “Мунча ташы”нда булып киттеләр.

Рөстәм Исхакый. Видеога төшерүләр булдымы? Яңа тамаша DVD дискларда күрә алачаклармы?

Рамил Әсхәдуллин. Алла боерса чыгарга тиеш. Әмма кайчан булачагы билгесез, ләкин булыр.

Рөстәм Исхакый. Быел тамаша барышында “Мунча ташы”ның өлкән абзыйларыгызның берсенә ниндидер бүләк, премия бирделәр түгелме?

Илгиз Гыйлфанов. Президентыбыз фәрманы белән Искәндәр Мотыйгуллага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.

Рөстәм Исхакый.
Хәзер инде Рамил синең иҗатка күчик. Җырларны кемнәргә язасын?

Рамил Әсхәдуллин. Өч, дурт ел элек яза башлаган идем, үзем дә андый талант барлыгын белми йөргәнмен. Шуңа күрә җырларымны инде төрле җырчылар җырлый, әйтик менә Гүзәл Уразова башкаруында “Язмыш йомгак сутә” дигэн җыр популяр булып китте.

Рөстәм Исхакый. Бу җыр тулысы бн синекеме, әллә көеме генәме?

Рамил Әсхәдуллин.
Көе, чөнки мин музыка һәм аранжировка язам. Сүзләре Марс Хафизовныкы. Шулай ук минем көйгә Салават Миңнеханов, Ландыш Нигъмәтҗанова җырлый, әле күптән түгел генә Айдар Галимов минем җырымны җырлый башлады. “Кияү егете” дип атала.

Рөстәм Исхакый. Юмор сөйләп караган юкмы, берәр пародиядә катнашмыйсынмы?

Рамил Әсхәдуллин. Бәләкәй чакта бер булды инде. “Оча торган тәлинкә,”дигән сценка бар иде. Ульяна апа әни иде, аның бик күп балалары, шунда мин дә артист буларак катнашкан идем.

Рөстәм Исхакый. Быелгы тамашаларда юкмы?

Рамил Әсхәдуллин. Юк , яңа сезонда җырлыйм һәм сәхнәгә урындык ташыйм (көлә).

Рөстәм Исхакый. Тамашачыларга, тынлаучыларга теләкләрегез?

Рамил Әсхәдуллин. Көлеп яшәгез, бай яшәгез. Ташка су сибү сездән – көлдерү бездән!
XS
SM
MD
LG