Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли хәрәкәт сүнәме?


Римзил Вәли. Бу көннәрдә Татарстан һәм татарлар яшәгән төбәкләр өчен гаять зур милли вакыйга булды – Бөтен татар иҗтимагый үзәгенең беренче корылтае үтүгә 20 ел тулды. Безнең халыкның истәлекле көннәрне, юбилейларны яратканын күз алдында тотканда, ТИҮның яралуы, аякка басуы бик күпләрнең йөрәгендә җылы хисләр уятырга тиеш. Чөнки үзгәртеп коруның милли тормышка тәэсире зур булды һәм милли мәдәни җанлану нәкъ шул вакытта башланып китте. Хәтта шушы ТИҮ оешуны галимнәр IV Татар инкыйлабы дип тә атый.

Азатлык радиосының интернет сәхифәсендә язылган һәм эфирда яңгыраган тапшыруларда иҗтимагый үзәк корлытаеның ничек әзерләнүе, үтүе турында сүз булды. Рашат Сафин, Юныс Камалетдинов, Дамир Исхаков, Фәрит Солтанов белән үткәрелгән әңгәмәләрдә 20 ел элек булган бу вакыйга күзалланды.
Дамир Исхаков


Дамир Исхаков.
Татар иҗтимагый үзәгенең корылтае турында сөйләшкәндә, беренче чиратта бу корылтайны оештыручыларының Тел, әдәбият һәм тарих институты галимнәре икәнлеген истә тотарга кирәк. Оештыру комитетында унбер кеше бар иде. Аларның кемнәр икәнен төгәл беркем дә әйтә алмас. Оештыру комитеты барлыкка килгәнче Тел, әдәбият һәм тарих институтында аерым сөйләшүләр булды. Чөнки КПССның XIX съездына хәзерлек йөзеннән бездән фикерләр сорадылар. Институт парткомына шундый фикерләр хәзерләнде. Анда, беренче читратта, яшь галимнәр эшләде.

1988 елның җәй башларына актив бер төркем бар иде инде. Беренче мәртәбә җыелу Казан Дәүләт университетында булды. Ул эшләрне оештыруда университет парткомы да бераз катнашты. Татарлар активлашкач, фикерләрне азрак туплыйк әле дип уйлаганнар. Җитәкчелек функциясе ул вакытта әле бик ачык билгеләнмәгән иде. Җыелганнан соң без съездны һәм аңа документларны хәзерләү өчен вакыт-вакыт җыелырбыз дип сөйләштек.

Җыелу урыннары төрле булды. Күп вакыт Тел, әдәбият һәм тарих институтында җыелдык. Төркемебез кечкенә иде - оештыру группасы гына. Монда сүз митинг турында түгел, ә утырып эшли торган, халыкны, интеллигенцияны җыю турында бара иде.

Октябрь аенда “Политпросвещение” йортында очрашканда халык күп иде. Документны эшләгәннән соң, без аны төрле урыннарда бастырырга тырыштык. Газетада бастыру авыр иде, чөнки текст шактый зур. Документның чыгуы бик әһәмиятле, чөнки безнең шуннан тыш халыкка таратырлык әйбер юк иде. Съездны җыю өчен Казаннан төбәкләргә кешеләр чыгып киттеләр. Халык чыккан вакытта шул журналларны алып, төбәкләргә китте.

Әһәмияте шунда булды, документны күрсәткән вакытта аның башына “Татарстан ОБКОМы” дип сугылган иде. Шуңа күрә, безнекеләргә үзенә күрә бер пропуск булды, читкә чыгучыларга легальлек бирде.

Рашат Сафин
Рашат Сафин. Ул вакытта Советлар Берлеге исән, компартия үз көчендә иде. Халыкта да ихтыяҗ туган, ул әзер иде. I Корылтайда Татарстан хөкүмәт башлыгы Мансур Хәсәнов доклад белән чыгыш ясады. Ул бик зур этәргеч булды. Димәк, хакимияттә дә татар җаны сакланган булган, анда да бу җыелуны уңай бәяләүчеләр булды.

Мәскәү профессоры Әгъдәс Борханов ялкынлы чыгыш ясады. Аның доклады урыс телендә, әмма бик кыю иде. Ул вакытта бит халыкта ярым курку, катнашучыларда гел “дөрес эшлимме микән” дигән шик бар иде. Аннары гына сөйләнүләр китте. Анысы табигый, чөнки һәр революциядан соң контрреволюция була. Бу максатка хезмәт итә торган яңа юллар. Бу мәсьәләдә Татар иҗтимагый үзәгенең бүгенге җитәкчелеге проблеманы аңлап бетерми. Аларны моның өчен гаепләргә түгелдер. Халыкта әле моны аңлау юк, халык әле үзенең ни өчен бу дөньяга килгәнен дә аңлап бетми.

Фәрит Солтанов.
Бу көн әлбәттә, милли хәрәкәт лидерларыннан берсе буларак миңа, бик якын һәм дулкынландыра торган. Бик зур эш эшләнде дип уйлыйм. Татарстанда гына түгел, чит төбәкләр халкылары уянды. Төрәктәшлек төркемнәре оештырылды. Алар оешып, үзләреннән вәкилләр сайлап, Камал театры бинасында 800дән артык кеше катнашында татарның беренче зур корылтае узды.

Безнең аркада башкортлар уянды, башка милләтләрдә дә милли үзаң үсеп, кузгалышлар булды. Резолюцияләр кабул ителде.

Иҗтимагый үзәкнең I корылтаенда Кырым татарларын яклауга караган, мөстәкыйльлек турында резолюцияләр дә кабул ителгән иде. Безнең яңа җитәкчелек аны үз кулларына алып, дәвам итеп китте. Бер этәргеч булды ул. Телиләрме, теләмиләрме, халыкның таләпләрен, ихтыяҗын читкә куеп булмый бит, канәгатьләндерергә кирәк.

Килешүләр, шартнамәләр төзелде дә, халкыбыз тынычланып китте. Мәктәпләр ачылып киткәч, милли университет булыр дип ышану да булды, Дәүләт Советы карарлар да кабул иткән иде. Ләкин аларның берсе дә үтәлмәде.

Егерме ел элек без яшьрәк идек, бүген бөтен өмет яшьләргә. Башка сулыш, башка дөнья хәзер. Ә инде андый яшьләрне каян табарга? Бу да зур сорау.
Фәрит Солтанов


Римзил Вәли.
20 гасыр ахырында татар милләте элекке СССР-да беренчеләрдән булып, үз иҗтимагый хәрәкәтен яңадан тергезде. Ә аннан соң булган эшләр, мәгарифнең, мәдәниятнең, матбугатның үсеше күз алдында. Табышлар да, югалтулар да җитәрлек булды. Ә менә нәкъ 20 елдан соң шушы корылтайның үтүе турында матбугатта, милли җәмәгатьчелек арасында игътибар итәрлек бернәрсә дә әйтелмәве бераз гаҗәпләндерә. Шуңа күрә без бүген милли хәрәкәткә мөнәсәбәт, милли күтәрелешкә комачаулаган факторлар турында да сөйләшербез.

Бүген милли хәрәкәткә элеккечә йөзләп, меңләп кешенең агылып килмәвен ничек аңлатырга? Гадәттә төрле сәбәпләр дә китерелә.

Беренчесе, хәзер милли инкыйлаб бетте, мөстәкыйльлек юкка чыкты, кешеләрнең өмете сүнгән.

Икенчесе, замана үзгәрә, хәзер матди кыйммәтләр беренче урынга чыга. Кемнең кулында малы, хакимияте бар, ул барсын да хәл итә. Милләт кайгысы юк, сыйнфый аермалар, социаль тигезсезлек мөһимрәк.

Өченчедән, элекке лидерлар картайды, кайберләре дөньядан китте, яшь буын милләт белән кызыксынмый, ә картлар үзләренә варислар тәрбияләми.

Дүртенчедән, милли әйдәүчеләрне мәктәптә, югары уку йортларында туплый, тәрбияли торган заманнар үтте.

Бишенчедән, глобализация барлык милли-иҗтимагый тормышны басып, үзгәртеп тора. Яңа шартларда милли үсешнең һәм иҗтимагый хәрәкәтләрнең яңа идеологиясе эшләнмәгән, ә иске идеология һәм эш ысуллары хәзерге заман таләпләренә туры килми.

Алтынчыдан, һәр күтәрелештән соң, реакция, таркалу, күңел төшү чоры, карагруһлар заманы була. Хәзер диктатура күтәрелә, демократия читләшә.

Җиденчедән, Федераль үзәкнең сәясәте, үзәкләштерелгән идарә итү системасы Татарстанның үсешенә, милли тәррәкыятькә мөмкинлек бирми.

Менә шушы фикерләрне һәм фаразларны аерым аналитиклардан ишетергә туры килә. Аларның күбесе үзләре дә милли хәрәкәттә катнашкан һәм хәзер читтәнрәк карап тора. Хәзер без билгеле шәхесләрнең шушы мәсьәләгә карашын ачыклыйбыз.

Татарстан фәннәр академиясенең тарих институты хезмәткәрләре - тарих фәннәре кандидаты Рафаил Мөхәммәтдинов һәм филология фәннәре кандидаты Резеда Сафиуллина үз фикерләрен белдерде.

Резедә Сафиуллина
Резедә Сафиуллина. Сез тәкъдим иткән бөтен сәбәпләр белән дә килешәм, барысында да хакыйкать бар. Ләкин тагын сигезенче сәбәбе дә бар – бөтен җәмәгатьчелек апатияга чумган, йоклаган.

Бу мәсьәләгә килгәндә, мин бәхетле, тарих институтында эшлим. Бу институт үзенчәлекле, чөнки анда мәгънәле, милли җанлы кешеләр җыелган. Алар үз кызыксынуларын конкрет профессиональ хезмәтләренә юнәлтәләр.

Мин дә фән өлкәсенә үз өлешемне кертергә тырышам. “Мин татарча сөйләшәм” акциясен оештырырга исәп. Ләкин барыбер, ниндидер үзенчәлекле тойгы да кичерәбез. Мәсәлән, биш ел элек, “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә без дәртләнеп чыга идек. Хәзер исә, үзеңне көчләп кенә эшләргә тырышасың. Кая монда милли мәнфәгать мәсьәләләре турында кайгырту? Бүген кешеләрдән соңгы ипиләрен тартып алсалар да, алар урамга чыкмый, өйләрендә почмакларда посып утырачаклар.

Римзил Вәли. Үзеңнең шәмең бармы соң? Тарих институты юк иде, Кол Шәриф мәчете юк иде, Эрмитажның Казанда бүлеге юк иде, ислам турында “Европадан Кытайга кадәр” дигән Лувр ярдәмендә ачылган күргәзмә турында хыялланучы да юк иде. Бер карасаң, бер дә сүлпәнле күренешләр түгел болар.

Резедә Сафиуллина. Үзегез җавап бирәсез бит. Шундый күп эш эшләнгән, урамга чыгып акыру нәрсәгә кирәк. Эш эшләнә, безнең институтта галимнәр үз эшен сабыр гына, тыныч кына эшли. Без татар милли онтологиясенең икенче томын әзерлибез. Вакытыбыз архивларда, компьютер артында уза.

Римзил Вәли.
Бу эшләр бит милли оешмадан, Татар иҗтимагый үзәгенең беренче программаларыннан, корылтаеннан башланып китте. Шулай бит? Ә шуның музее, вафат булган шәхесләре турында китап, яки фәнни хезмәт, яки күргәзмә оештыру мөмкинме?

Резеда Сафиуллина. Тарихи хәтер дигән нәрсә бөтен кешегә хас булмый. Минем белгәнемчә, беренче корылтайның материаллары иң беренче чиратта безнең институтта эшләүчеләр инциативасы белән чыкты. Тарихи хәтер белән эшләү – тарихчылар эше.
Рафаил Мөхәммәтдинов


Рафаил Мөхәммәтдинов.
Ул вакытта, суверенитет югары ноктада булганда, татар халкы, гади кешеләр дә, идарә итүче элитасы да бердәм булган. Чөнки социаль яктан җәмгыятьтә тигезлек булган. Ул вакытта әле идарә итүче элита олигархлар булмаган. Референдум үткәрдек, Конституция кабул иттек. Ләкин җәмгыять бер ноктада тормаган. Социалистик дәүләттән капиталистик дәүләткә күчеш булган. 1994 елда беренче хосусыйлаштыру чаралары башланган. Бу вакытта элитабыз акча исен сизә башлый. Әкерен-әкерен генә баеый башлагач, аларның приоритетлары милли мәсьәләләрдән социаль мәсьәләләргә күчә башлый.

2000 нчы елларда, зур оешмаларны хосусыйлаштыру процесслары беткәч, идарә итүчеләр зур олигархларга әйләнә. Алар тулысынча милли мәсьәләләрдән баш тарталар. Милли хәрәкәтнең сүлпәнәеп китүе социаль факторлар белән, җәмгыятьнең үзгәрүе белән бәйле.

Гади халык бу процессларны күрә, нәтиҗәләр ясый. Суверенитетыбызның җимешләрен күбрәк элитабыз кесәләргә салган. Милли университет, милли киностудия кебек әйберләр эшләнмәгән, димәк, милли мәсьәләләргә приоритет булмаган.

Безнең җитәкчеләр милли мәсьәләләрне күтәрүне булдыра алмый. Чөнки ихлас күңелдән теләсәләр дә, аларга Мәскәүдән: “Ходорковскийның тарихын сез хәтерлисез, аның кебек Себергә барырга теләмәсәгез, кем салым түләмәгән, кем баеган, сезгә дә “досье”лар әзер”, дип әйтәчәкләр.

Хәзерге милли хәрәкәтнең көчсез булуы лидерларының башлары җитмәгәннән түгел, ә социаль структурасыннан. Эш вак буржуазия һәм урта кул кешеләре күп булганда гына үзгәрергә мөмкин. Татарстанда алар 10-15 % тәшкил итәләр. Ә нык үсән Европа дәүләтләрендә бу сан 60 % якын. Бу урта сыйныф халыкка якынрак, аның милли рухы көчлерәк. Фәрман биреп кенә урта сыйныфны күбәйтеп булмый. Бу процесс өчен күпме вакыт кирәк булыр, белмим. Бәлки егерме, бәлки утыз, бәлки илле ел. Ләкин бу илле ел эчендә без милләт буларак кала алырбызмы?

Римзил Вәли. Хәзерге чорда иҗтимагый хәрәкәтләрнең сүлпәнәюе бик күп төрле гамәлләргә бәйле. Шартлар үзгәргән, кешеләрнең мәнфәгатьләре дә башкачарак. Әмма халыкның үзеннән башка милли мәдәни үзенчәлекләрне саклау да мөмкин түгел. Хәзергә әле ватандашлык җәмгыяте төзерлек шәхесләр дә һәм иҗтимагый шартлар да, дәүләт сәясәте дә җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Ләкин барыбер милли һәм иҗтимагый тормыш бар, аны инкарь итүчеләр дә бик сирәк.

Кайберәүләр хәзерге милли хәрәкәт күзгә ташланып тормаса да, яңа төсмердә дәвам итә дип саный. Монда киңәшер, бәхәсләшер өчен сәбәпләр бар.
XS
SM
MD
LG