Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:51

10 март көнне Татарстан Диния нәзарәтенең президиумы җыелачак. Анда Төркия президенты Абдуллаһ Гүл бүләк иткән Коръәнне тәкъдим итү дә каралган.

Әлеге Коръән 16 гасырда, ягъни Госманлы империясендә кулдан язылган изге китапның типографик нөсхәсе булып тора. Гүл аны республикага сәфәре вакытында Кол Шәриф мәчетендә булганда Татарстан халкына бүләк иткән иде. Татарстан Диния нәзарәтенең президиум утырышыннан соң нәкъ әлеге китап тәкъдим ителәчәк.

Моннан тыш, елына дүрт тапкыр җыелачак президиумда җәмгыятьтә экстремистлыкны булдырмау, секталарга каршы тору, яшьләр арасындагы радикализмга юл куймау турында сүз барачак.

Соңгы вакытта дини экстремизм өлкәсендә гаепләүләр артты. Аеруча да экстремистик дип бәяләнүче ислам китаплары саны күбәя. Моңа борчылу белдереп, күптән түгел Ульянда узган Идел буе федераль бүлгесе иҗтимагый шурасы утырышында мөселманнар бары эксперт берлек генә китапның экстремистик булу-булмау карарын чыгарырга тиеш дигән фикерен әйтте.

“Исламны белмәүчеләр бары “җиһад” сүзе булган өчен генә ислам әдәбиятын экстремистик дип таба. Эксперт шура төзүне Русия президенты уңай хәл итәр дип уйлыйм”, ди Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәтенең голәмәләр шурасы рәисе Дамир Мөхетдинов.

XS
SM
MD
LG