Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковскийга каршы шикаять кире кагылды


Мәскәүнең Мещан мәхкәмәсе Михаил Ходорковский белән бергә төрмәдә утырган Александр Кучманың "ЮКОСның" әлекке җитәкчесен җенси эзәрлекләүдә гаепләп биргән шикаятен кире какты. Кучма рухи зыян өчен 500 мең сум сораган булган.

Ходорковский һәм аның элекке кәсептәше Платон Лебедев Себердәге төрмәдән Мәскәүгә китерелде. 3 мартта аларга каршы чыгарылган канунсыз финанс эшчәнлеге турындагы яңа гаепләүләр каралачак.
XS
SM
MD
LG