Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бишбүләккә космостан кунак килде


Башкортстанның Көньяк-Көнбатышындагы Ает hәм Дүсән авыллары өстенә космостан җирнең ясалма иярчене килеп төшкән.


Бу вакыйганы үз күзләре белән күрүчеләр “Азатлык” радиосына мәгълүматлар һәм фоторәсемнәр бирде.

Менә өч көн инде Башкортстанның Бишбүләк районы шау-гөр килә. Көпә-көндез күктән космик кораб килеп төшеп, якындагы басуда парашютлар җәелдереп яту төрле имеш-мимешләр уятты. Дим буенда урнашкан Ает hәм Дүсән авыллары турындагы бу хәбәр бөтен тирә-юньгә таралды. Инде космостан төшкән әйберләрне боралак белән килеп җыештырып алып китсәләр дә, халык hаман тынычлана алмый. Казанда укучы Дүсән кызы Розалина Мөхетдинова бу вакыйганы үз күзләре белән күргән.

“23 февральдә, бәйрәм ял көнне чал аяз күктә шартлау ишетелә. Аетлылыр hәм дүсәнлеләр hәм якындагы Азнай авылы кешеләре башларын күтәреп караса, бер аксыл түгәрәктән ниндидер җиhаз атылып чыга. Бераздан бу әкәмәтнең кызгылт сызыклар белән сырланган парашют икәнлеге күренә. Ә парашютны атып чыгарган шар (кешеләр аны метеорологик зонд дип уйлаган) Аетның төньягына таба китеп, җиргә төшә башлый. Ә парашютка тагылган зур тартма Ает белән Дүсән арасындагы Дим буе тугаена таба әкрен генә төшә.

Шул арада бу хәлне күргән авыл кешеләре машиналарга утырып, парашютка тагылып төшкән капсула янына җилдерә. Башта күпләр бу шартлауны Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан оештырылган хәрби тамаша дип уйлый. Алай дисәң, бу бер сәер уен булып күренә. Әгәр дә шулкадәр хикмәтле нәрсәләр берәрсенең өй түбәсенә яки электр баганасына килеп төшсә, менә булыр сиңа “бәйрәм”, ди Розалина Мөхетдинова.


15-20 минут үтүгә Дүсән белән Ает өстендә берничә боралак дөберди башлый. Өстәрәк зур гына реактив очкыч әйләнеп йөри. Кызыл йолдыз төшерелгән боралак Ает фермасы тирәсендәге тугайлыкка парашютта җиргә барып җитә. Ул вакытта әле халык бу әкәмәтнең нәрсә икәнлеген төшенми. Күктән төшкән аппаратлар янына сак куела. Авыл кешеләре, кызыксынуларын тыя алмыйча, якын баралар. Соңыннан билгеле булганча, күктән төшкән әйбер метеорологлар шары түгел, ә чын космик кораб икән. Әллә кайчан очырылып үзенең эшен башкарган бу аппаратны Ырынбур өлкәсендә көткәннәр. Кораб җиргә төшәргә өч-дүрт чакрым калгач, аның эчендәге приборлар hәм кирәкле мәгълүматлар аерым капсулада парашютта төшерелгән.

Бу маҗараны күреп торган техник белгеч Булат фикеренчә, хәзер спутниклардан кирәкле мәгълүматны алдан ук электрон элемтә аша бушатып була. Бу юлы спутникның ”эчтәлеге” тимер савытта төшерелгән икән, димәк, бу әллә кайчангы техника булырга тиеш. Элемтә hәм күзәтү аппаратлары hәрвакыт космоста җир тирәли әйләнеп йөри. Кирәк чагында яки хәле беткәч, алар җиргә төшә.

Бу юлы Дим буендагы татар авыллары өстенә килеп төшү очраклы хәл диләр. Парашютлы тартма аерылганнан соң бераз очып барган шар спутникның кабыгы hәм калдыклары булырга тиеш. Шул арада Аетта яшәүче бер кеше космик кораб калдыклары янына барып чыга hәм анда да парашют кисәкләре күрә. Хуҗалыкта кирәге чыгар дип, ул парашют тукымасын өенә алып китә. Әлбәттә, соңрак тиешле кешеләр килеп, ул парашютны да алып китәләр. Тәҗрибәле кешеләр космоста булган әйбергә радиация эләгеп кайтуыннан шикләнә. Хәер, ул вакытта бу җиhазларның космостан төшкәнен кем белсен! Берәүләр Дим тугаена космонавт төшкән дип сөйлиләр.


Шулай итеп, дипломат Кәрим Хакимов туган Дүсән авылы hәм 100 ел элек шагыйрь Фатих Кәрим туган Ает авылы тагын игътибар үзәгендә. Матбугатта, радио, ТВда тасвирламасалар да, бу якташлар һәм буыннан буынга сөйләнә торган хәл. Күптән түгел космоста Русия hәм Америка космик аппаратлары бәрелешкәннән соң, ялгыш күктән тузган спутник килеп төшмәсме икән дип өскә карап йөри торган вакыт.

Финляндиядәге астрономнар шул ук якшәмбедә, 23 февральдә “Космос - 2430” спутнигының үз орбитасыннан күчүе, аның ике көннән җиргә төшү мөкинлеге турында интернет сәхифәсенә язганнар. Бәлки, шул спутник ике көн түгел, берничә сәгатьтән җиргә юл тоткандыр?

Ни булса булган, якшәмбе көнне бер спутник алдан уйланылмаган җиргә, Бишбүләк районына мәтәлгән. Күктән төшеп килгән парашют hәм корабның калдыкларын Казаннан Дүсәнгә нәкъ шул көнне барган техник белгеч Булат фотога төшереп алган. Ул бу рәсемнеwww.vkontakte.ru сәхифәсендәге “Мин яратам сине, Дүсән!” дигән төркемгә элеп куйган. Ә башка якташлар хәрби боралакның космик шарны алып китүен рәсемгә төшереп, шул ук Дүсән сәхифәсенә куйганнар.

Хәзерге заманда мондый маҗараларны халыктан яшереп торып булмый. Димәк, Башкортостан, Татарстан, Ырынбур өлкәсе чигендәге авылларга да интернет кереп бара. Һәм күктән төшкән иярченнәргә дә күнегеп киләләр.
XS
SM
MD
LG