Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:35

Мартта Хамовнический мәхкәмәсендә ЮКОСка карата ачылган икенче эш карала башлый. Михаил Ходорковский һәм Платон Лебедевның аклануына өметләнүчеләр аз.

Берничә көн элек ЮКОС ширкәтенең элекке башлыгы Михаил Ходорковский һәм МЕНАТЕП ширкәтенең элекке җитәкчесе Платон Лебедевны икенче зур җинаять эшен карауда катнашу өчен Читадан Мәскәү төрмәсенә алып килделәр.

Сишәмбе көнне алар үзләренең яклаучылары белән күрешеп алды. 3 март көнне Мәскәүнең Хамовнический мәхкәмәсендә беренче тыңлаулар үтәргә тиеш.

Хәбәрләргә караганда, ЮКОС ширкәтенең элекке башлыгы Михаил Ходорковский “Матросская тишина” үзәгендә махсус бүлектә тотыла. Ходорковский икътисади җинаятьләрдә гаепләнүчеләр белән бергә утыртылган. Аңың белән сөйләшерлек кеше бар анда, дип яза матбугат. Платон Лебедев исә, төрмәнең гадәти бүлегенә ябылган.

Алар белән бергә яңа мәхкәмә тикшерүенә, бер дистә хокукчылары да, мәгълүмат чаралары да әзерләнә. Инде 50-ләп мәгълүмат чарасыннан мәхкәмә утырышын яктырту теләге турында гаризалар килгән. Хамовнический мәхкәмәсендәге төп зал бик кечкенә булу сәбәпле, утырышны карап барау өчен матбугат һәм җәмәгатьчелек вәкилләренә икенче бер бүлмә биреләчәк, җыен анда зур экранда күрсәтелеп барачак, дип әйтәләр.

188 том

Бу юлы Ходорковский һәм аның хезмәттәшләрен, 1998-2003 елларда ЮКОСка караган нефть ширкәтләренең акцияләрен, алар тапкан нефтьне үзләштерүдә гаеплиләр. Прокуратура салынган зыян 900 миллиард сум белән исәпләнә дип әйтә. Гаепләү материалларын 188 том тәшкил итә. 2005 елгы эше бераз калынрак булган икән.

Яклаучылар бу юлы да китерелгән дәлилләргә шик белдерә. Хокукчыларның берсе Вадим Клювгант, бер әңгәмәдә, бу эш Ходорковскийны беркайчан да төрмәдән чыгармас өчен уйлап чыгарылган, дип белдергән. Элекке олигархның әнисе Марина Ходоркоская да монда хакимият кулын күрә.

“Мин беркайчан бу икенче эшкә, беренчесенә дә, мөнәсәбәтемне яшермәдем. Бу Путин һәм Сечин заказы. Мин моны хөкем карары чыгаргач ук әйткән идем”, диде Марина Ходорковская.

Журналистлар гаепләүләрнең 188 томга җыелуын искә алып,аны мәхкәмәдә карау айлар буена сузылырга мөмкин, ди.

Ходорковский һәм Лебедев өстеннән барачак мәхкәмә эшенә бу юлы да Русия һәм чит ил мәгълүмат чараларының, җәмәгатьчелекнең игътибары җәлеп ителер дип көтеләр.

Ике караш

Бәйсез мәгълүмат чараларында икенче эш 2005 булганыннан нәрсәсе белән аерылыр, анда яңгыраячак гаепләүләр ышандырырмы, инде болай да төрмәдә утырган кешеләргә җәза арттырылырмы, әллә мәхкәмә аларны аклармы һәм башка шундый сораулар куела.

“Cвобода” радиосы тапшыруларында кайбер сәясәтчеләр, кеше хокукларын яклаучылар, җәмәгать эшлекләре бу хактагы фикерләре белән бүлеште инде. Мәсәлән, “Кеше хокуклары өчен” хәрәкәте башлыгы Лев Пономарев бу юлы иң гади хокуклар кысылмас, барысы да формаль яктан канун кушканча алып барылыр дип саный. Әмма ахырда мәхкәмәдә алдан әзерләп куйган хөкем карары укылырга мөмкин, ди Лев Пономарев.

“Солидарность” хәрәкәте вәкиле Иван Стариков, аз булса да мәхкәмә тикшерүенең кануый төстә алып барылуына, гадел хөкем булуына өметләнә.

Аның фикеренчә, Михаил Ходорковский һәм Платон Лебедевның Читадан Мәскәүгә китерелүе генә дә аларның сәяси сәхнәгә чыгуын аңлата. Җәмәгатьчелек игътибары да мәхкәмәгә күрә торып канунсыз карар кабул итәргә бирмәс, дип уйлый шушы сәяси хәрәкәт вәкиле.

XS
SM
MD
LG