Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:15

Башкортстан байрагы көне


25 февраль - Башкортстан байрагы көне. 1990 елда республиканың мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителгән иде.

1992 елда республика байрагы кабул ителде. Ул зәңгәр, ак һәм яшел төсле аркылы буйлардан тора. Ак төс тынычлык, яшел - ислам, зәңгәр төс ачыклык билгесе.

Уртадагы ак буйда курай чәчкәсе төшерелгән. Ул дуслык билгесе. Курай чәчкәсе 7 таҗлы. Алар башкорт халкының 7 ыруын аңлата. Алар: бөрҗән, катай, кыпчак, мин, табын, үсәргән һәм юрматы ырулары. Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов кыпчак ыруыннан.

XS
SM
MD
LG