Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:55

Самарда матбугат йорты эшен туктатып тора


Самар матбугат йортының 300ләп хезмәткәре бүген эш ташлап каршылык чарасын уздыра. Алар күпләп эштән алу һәм хезмәт хакының түләнмәвенә протест белдерә.

Әле күптән түгел генә 100дән артык газета чыгарган матбугат йорты бүгенге көндә эшсез утыра.

Матбугат йорты эше аның элекке һәм яңа хуҗалары – Русиянең милек комитеты һәм эшкуар Алексей Леушкин арасында булган каршылыклар арасында тукталып калды.

Яңа хуҗа белән эшләүдән баш тартып матбугат йорты хезмәткәрләре узган елның декаберендә каршылык чарасын уздырган иде. Хәзер элекке һәм яңа хуҗа арасында милек һәм эшне бүлешү бара.

Матбугат йортының эшләмәве аркасында Самарның җирле һәм үзәк басмалары чыкмый торырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG