Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә матәм игълан ителде


Бүген Төркиядә матәм көне. Чәршәмбе Истанбулдан Амстердамга юл тоткан Төрек һава юллары очкычы Амстердам янында казага очрап 9 кеше һәлак булды, 90лап кеше яраланды. Очкычта 134 кеше булган.

Премьер-министр Рәҗәп Эрдоган һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашты.

"Очучыларның осталыгы аркасында юлчыларның күбесе исән калды, янгын чыкмады. Очучының өчесе дә һәлак булды, үз гөмерләрен биреп алар юлчыларны саклап калды, бу бер могҗиза булды," дип белдерде Төркия очучылары ассоциациясе президенты Һия Йылмаз.

Каза сәбәпләре тикшерелә.
XS
SM
MD
LG