Accessibility links

«И туган тел, и матур тел...»


Мәскәүдә ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән халыкара туган тел көненә багышлап, өченче халыкара фәнни- гамәли конференция узды.

Планлаштырганча ул конференция Мәскәүнең милләтләр йортында үтәргә тиеш иде. Ләкин Мәскәү хөкүмәтенең милли сәясәт комитеты җитәкчесе Михаил Соломенцев, интернет сәхифәсенә эленгән, конференцияне оештыручы «Туган тел» оешмасы рәисе Рифкат Галимов белән булган әңгәмәдә: «Туган тел хокукын яклап, президент Медведев исеменә мөрәҗәгатъ кабул итәчәкбез», дигән юлларны укыгач, ул конференцияне милләтләр йортында уздырырга рөхсәт бирмәгән. Һәм конференция татар мәдәни үзәгендә узды.

Кайбер мәгълүмат чаралары язуына караганда, Мәскәүдә туган тел көненә багышлап башка чаралар да узган. Шуларның берсе хакында «Метро» газетасы болай дип яза: «21 февральдә «Триумфаль» мәйданында, биш йөзгә якын яшүсмер туган тел көнен билгеләп, үткән-сүткәннәргә беркавым телләрен күрсәтеп торганнар. Һәм алар бу акцияне рус телен яклауга багышлыйбыз, дип белдергәннәр».

Бәлки рус теле шул кадәр генә яклауга мохтаҗдыр, ә менә татар телен Мәскәүдә бетеп баручы телләр рәтенә кертергә була. Хәер, статистикага караганда, Русиядә 136 телгә бетү куркынычы яный икән.

Инде «Туган тел» оешмасы уздырган чарага килсәк, туган телнең бүгенге торышы белән кызыксынучылар тамаша залында күп түгел иде. Очрашуда мәскәүлеләрдән - профессор Абдулхан Әхтәмҗан, язучы Миргазиян Юнысов, галим Йолдыз Хәлилуллин, шулай ук Казаннан килгән галимнәр дә катнашты. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Рәмис Сафин, Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институтыннан Марат Гыйбатдинов, фәннәр докторы Дамир Исхаков бар иде. Төп хисап белән «Туган тел» оешмасы рәисе Рифкат Галимов чыгыш ясады.

Конференция барышында түбәндәге сорауларга җавап эзләнде: туган телне саклап калыр өчен нәрсә эшләргә?; Мәгарифнең федераль стандартларына милли компонентны ничек кайтарырга?; Татар теле бетеп бара торган телләр исемлегенә кергәнме?

Шул ук вакытта чыгышларның күбесе бүгенге сәясәттә милли телләргә булган мөнәсәбәтне тәнкыйтькә тотуга кайтып калды. Гомумән, конференциядә кем тели – шуларның барысына да чыгыш ясау мөмкинлеге бирелде.

Рифкат Галимов үзенең чыгышында Владимир Путинның өченче Бөтендөнья татар конгрессында ясаган чыгышыннан өзек тә китерде. Ул вакытта Путин: «Әгәр дә күпмилләтле илдә кемдер, кайдадыр туган телне өйрәнүне тыя, я булмаса комачаулый икән, бу инде тулысы белән тилелек һәм саташу», дип белдергән булган.

«Безнең үзебезнең мәгариф системасы булган. Ә хәзер инде без дәреслекләрне, хәтта татар телендәге әлифбаларны да Мәскәүгә китереп расларга тиеш. Телләрне өйрәнүне тыю – ул конституциягә каршы килү булып санала. Татарстан президенты әйтмешли, нәрсә инде хәзер туган телне өйрәнер өчен подвалларга яшеренергә кирәк булачак мени? Цивилизацияле илдә андый хәлләр булмаска тиеш. Шуның өчен дә без татар теле мәгариф системасын федераль стандартларга кертү өчен тырышабыз», диде үзенең чыгышында Дамир Исхаков.

Конференциядә катнашкан танылган язучы Миргазыян Юнысов шушы көннәрдә Мәскәүнең татар мәктәбе дип аталган 1186 санлы этномәдәни юнәлештә эшләүче мәктәп укучылар белән очрашкан. Һәм ул, үрнәк булырдай матур мәктәптә татар телен белү һәм өйрәнү бик түбән дәрәҗәдә, дип белдерде. «Татар телен беләбез дип күпләр кулларын күтәрсә дә, мин сөйли башлагач аларның яртысыннан күбрәге татар телен аңламаганнарын күрдем. Шуңа күрә русча сөйләргә туры килде. Ул мәктәптә татар китаплары йозак астында, күрәсең аларны укучылар юк. Бу очрашудан йөрәгем сыкрап кайттым», диде танылган язучы.

Миргазыян Юнысов татар теленә булган тискәре фикерләрнең тарихи чыганагын күзаллап болай диде: «Урыслар белән яшәргә дә, дуслашырга да була. Тик менә шул кешене берәр җитәкче итеп куйсалар, ул үзенең эшен беренче чирата татар белән көрәшүдән башлыячак. Бу хәл Русиядә Явыз Иван заманнарыннан куелган инде», диде ул.

Чыгыш ясаучылар туган телне гаиләдә өйрәтергә кирәк, бүгенге көндә бу проблема безнең буынның бурычы. Әгәр дә без бүгеннән туган телебезне оныттырырга юл куябыз икән, без аны беркайчан да кайтарып ала алмаячакбыз, диделәр.

Конференция ахырында, вәгъдә ителгәнчә, туган телне өйрәнүгә конституция биргән хокукның бозылуы хакында Русия федерациясе президенты Дмитрий Медведев исеменә мөрәҗәгатъ тә кабул ителде.
XS
SM
MD
LG