Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чит илгә сәфәргә балаларның рәсеме кирәк


Чит илгә сәфәргә балалары белән чыккан Русия ватандашларына паспортларына балаларның исемнәрен генә түгел, фоторәсемнәрен дә теркәргә кирәк булачак, диде федераль миграция хезмәтенең матбугат үзәге башлыгы Константин Полторанин.

Эчке эшләр министрлыгының яңа кагыйдәсе бу көннәрдә "Российская Газетада" басылып чыккач гамәлгә керәчәк. Бу тәртип паспортка яңадан теркәлгән балаларга гына кагыла. Элек теркәлгәннәргә фоторәсемнәр кирәк түгел, диде Полторанин.
XS
SM
MD
LG