Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югары белемлеләр дә хәрби хезмәткә!


Башта Русия армиясендәге тәртипне үзгәртергә, аннары хезмәт иткәннәргә ташламалы социаль яклау программалары булдырырга кирәк, ди белгечләр.

Динар Фәйзрахманов төзелеш белән шөгыльләнүче ширкәтләрнең берсендә эшли. Узган ел ул Казан төзелеш-архитектура университетын бетергән. Югры уку йортын тәмамлаган егетләр арасында бөтенесе дип әйтерлек армиягә бармау ягын каера, дип белдерә Динар. Алар төркемендә 15 егет булган. Бары тик ике кеше генә үз теләге белән хәрби хезмәткә киткән.

“Хәзерге көндә армия хезмәтенең бик тыныч булмавы, тимер табутлар кайту, хәрби хезмәттәгеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәтләрнең начарлыгы барасы килмәүнең төп сәбәбе булып тора. Минем үзем өчен һәм башкалар да шулай уйлыйдыр, 1-2 ел вакытның әрәмгә китүе дә сәбәп булып тора”, ди Динар Фәйзрахманов.

Билгеле булганча, Русиядә соңгы вакытта ватанпәрварлыкка, хәрби тәрбиягә зур игътибар бирелә. Белгечләр әйтүенчә, көткән нәтиҗә генә күренми.

Казан медицина университеты проректоры Виктор Вәлиуллин: “Әйтегез әле, кайсы түрәнең, яки байның улы хәрби хезмәттә?” соң дигән сорау куя.

“Армиядә “дедовщина” булмасын, яшьләр үзләрен уңайлы хис итсен өчен, ниндидер гамәлләр кылу урнына, югары дәрәҗәдәге генераллар, адмираллар үзләренең улларын хәрби хезмәткә җибәрмәскә барсын да эшли.

Кушма Штатларны гына алсак та, анда хәрби хезмәттәге бер урынга 17 кеше барырга тели. Ә бездә бармаска тырышу ягын карый. Чөнки армиядә суидцид, бер-берсенә атышалар, цинк табутлар кайта, качалар. Армиягә тәртип кирәк”, ди Вәлиуллин.

25 февраль көнне Татар дәүләт һуманитар педагогия университетында булган югары уку йортларын бетерүчеләрне хәрби хезмәткә алуга багышланган киңәшмә дә, Вәлиуллин фикеренчә, Татарстанда армиягә булган мөнәсәбәтне “шалт итеп” кенә үзгәртеп куймаячак.

Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов бу киңәшмәдә катнашып, соңгы ике ел эчендә яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләүдә уңышлар булса да, беркадәр хәл ителмәгән мәсьәләләр дә бар, дип белдерде. Шулай ук югары уку йортлары вәкилләренә ВУЗ бетерүчеләрнең мөмкин кадәр күбрәге хәрби хезмәткә барырга тиеш, дип әйтте.

Татарстан хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин әйтүенчә, быел югары уку йорты бетерүче 7 меңгә якын егет хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенә килергә тиеш. Узган ел Татарстанда 2300дән артык югары белемле кеше армиягә озатылган. Бу гомум баручыларның 24 процентын тәшкил итә.

Әлеге киңәшмәдә сөйләгәннәрнең тел төбеннән аңлашылганча, быел Татарстаннан хәрби хезмәткә баручылар санын берьярымга арттырырга җыеналар. Финанс кризисы вакытында эш таба алмаганнарга иң шәбе шул булачак, дип белдерә алар.

Виктор Вәлиуллин исә, хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләсен бөтенләй башкача да хәл итеп була, ди. “Хәрби хезмәттә булганнарга югары уку йортларына керү мөмкинлеге бирү беренче юл булырга мөмкин. Әгәр дә, армиядә булганнар социаль ипотека фатирларын беренче чиратта ала дисәләр, хәрби хезмәткә китергә теләүчеләр бик күп булачак”, ди Вәлиуллин.

Билгеле булганча, 2009 елның көзендә бер ел һәм ел ярым хезмәт иткәннәр дә кайтачак. Ә алар урнына югары белемле яшьләрне дә күпләп алырга телиләр.
XS
SM
MD
LG