Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлау алдыннан шикләр көчәя


Сәясәт белгечләре сайлау нәтиҗәләрен фаразлый. Күпләр хакимият фиркасе алдында кызыл келәмнәр җәелгән дисә дә, “Бердәм Русия”нең җиңәчәген бер тавыштан ышандыра алмый.

Татарстан Дәүләт шурасына сайлау узуга 3 көн калды. Җәмгыятьтә исә кризис сәбәпле, борчылулар арта. Элегрәк сайлаудан соң берәр могҗиза булачагына ышанган халык эшнең кая барганын аңлады.

Хәзер исә, халык һәрбер фиркагә нәфрәт белән карый, ди белгечләр. Алар фикеренчә, кайсын алма, берсе дә халыкка хезмәт итми. Шуңа күрә булачак сайлауда республика җитәкчелегенең төп максаты мөмкин кадәр күбрәк кешене сайлауда катнаштыру.

Аның каравы нәтиҗәләр берничә көннән соң билгеле булса да, сайлау алды кампаниясендә әледә канун бозу очраклары күзәтелә, ди белгечләр.

“Гражданкий голос” газетасы хәбәрчесе Олег Белогородский шундый хәлләрнең берсен сөйләде.

“Юрий Сарапкин Лаеш районыннан депутатлыкка намзәт булып бара. Ул яхшы фермер, 300-400 баш малы бар, тәвә кошлар да үрчетә. Үз бизнесында ул район хакимияте башлыгына бәйле түгел. Депутатлыкка намзәт булып теркәлгәч, аны хакимият төрле яктан кыса башлаган. Үз ризалыгың белән намзәт булуыннан кит, югыйсә без сиңа монда тыныч яшәргә ирек бирмибез, дип әйткәннәр. Малыңны үтереп бетерәбез, йортыңны яндырабыз, дип янаганнар. Моннан тыш район хакимияте район халкын бу кеше белән аралашмаска, аның ягына борылып та карамаска кушкан”, ди Олег Белогородский.

Моннан тыш белгечләр әлеге дә баягы зур ширкәтләрдә, мәктәпләрдә эшләүчеләрне көчләп хакимият фиркасенә тавыш бирдерү чаралары үткәрү турында әйтә.

“Звезда Поволжья” басмасында исә бер сәясәт белгече, хәзерге вакытны 80-нче еллар башына охшата. Ул вакытта КПСС мәңге ишелмәс фирка булып тоелса да, ишелгән. “Бердәм Русия”не дә шундый язмыш көтә. Чөнки хакимият сәясәттәге монополияне бетерү урынына, көннән-көн аны көчәйтә генә бара. Шуңа күрә тиздән дистәләгән мең халык урамга чыгарга мөмкин, ди ул.

Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов Медведевнең иң яхшы җитәкчеләр исемлегендә Казан хакимияте башлыгы Илсур Метшинның кертелүенә игътибар итә. Бу исемлеккә Фәрит Мөхәммәтшин, Рөстәм Миңнеханов, хәтта соңгы вакытларда Шәймиев урынына президент булып калачак дип сөйләнгән, Илшат Фәрдиев та кермәгән. Димәк Медведев белән Шәймиев бер фикергә килеп, республика башлыгы урынын Метшинга бирергә мөмкин, ди ул. Узган ялларда Казан мэрының “Вести” каналы тапшыруында күренүен, Әхмәтов, Метшинны җитәкчелеккә таныта башлау гамәле, дип кабул итә.

Сәясәт белгечләре, алдагы сайлауларны хакимият белән оппозиция көрәше түгел, ә Медведев белән Путин хакимиятенең көрәше булырга мөмкин, ди. Дәүләт думасына чираттан тыш сайлаулар үткәрү үткәрмәү мәсьәләсе төбәкләрдә сайлаулар узганнан соң билгеле булачак. Билгеле Медведев чираттагы сайлауны булдырмас өчен, чынбарлыкта хәлнең бик үк яхшы булмавын, ә Путин үз чиратында “Бердәм Русия” фиркасенең көчле җиңүен күрсәтергә тели. Аралар суынгач билгеле Медведев тә “Бердәм Русиягә” каршы яңа фирка булдырырга тиеш. Бу я “Гадел Русия”, я “Уң эш” фиркасе булачак, ди белгечләр.

Күпләр сайлау нәтиҗәләре алдан ук билгеле дисәләр дә, барыбер дә хакимияттә әлегә оппозициягә карата борчылу күренә. Шушы көннәрдә Самар өлкәсендә “Коммерсант” басмасы хәбәрчесе Максим Калачның хокук саклаучылар тарафыннан кулга алынуы, моңа ачык мисал, ди белгечләр. Newsru.com сәхифәсе язганча Калачны берни аңлатып тормыйча, богаулап милиция бүлегенә алып киткәннәр. Соңрак бу гамәлләрен алар, гадәти профилактика чарасы дип атаган. Чынлыкта исә, хокук сакчыларына Максим Калач оппозиция вәкиле Ирек Мортазин кушуы белән сайлауга каршы провокация яза, дигән хәбәр әйтелгән. Соңрак хәбәрче милиция бүлегеннән җибәрелгән.

Татарстан Дәүләт шурасының яңа составын тәкъдим итүгә берничә көн калды. Сәясәт белгечләре бу вакыт аралыгында, әллә ни көтелмәгән хәлләр булыр дими. Халык исә сайлауның мөмкин кадәр тизрәк узуын тели. Чөнки аннан соң нинди көн киләчәге ачыкланачак.
XS
SM
MD
LG