Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфис Кашаповка карата мәхкәмә дәвам итә


Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

Чаллы ТИҮ-е рәисе Рәфис Кашаповка карата башланган мәхкәмә эше 10 февральдә башланып, 12 февральдә тукталып калган иде. 26 февральдә мәхкәмә утырышы дәвам иттерелде.

Монда бары тик шаһитларның күрсәтмәләре генә тыңланды һәм теркәлеп барды. Гаепләүче якны Чаллы ТИҮ-енең нәрсә белән шөгыльләнүе, язылган мөрәҗәгатьләрнең, ни рәвешле барлыкка килүе, дөньяга таратылуы кызыксындырды.

Чаллы ТИҮ-ендә җыелыш беркетмәләрен алып баручыларның берсе, Сергей Вишняков шаһит буларак чакырылган. Ул мөрәҗәгатьләрнең гомуми җыелышта кабул ителеп, аннан соң гына җыелыш карары белән интернетка кертелүен белдерде. ТИҮ-нең штаб- квартирасында компьютер юк, шунлыктан Кашапов мөрәҗәгатьләрне өендәге компьютердан тараткан.

“ТИҮнең татар телен, мәдәниятен, тарихын саклау юнәлешендәге эшчәнлеге хакында газеталар, башка матбугат язарга, әйтергә теләми, шуңа компьютер белән эш иттек”, диде Гамил Камалетдинов.

Чаллыдагы бала тудыру йортына христиан руханиеннан башка мулла да кергән. Кашаповны зөем итәсе урында попны һәм мулланы хөкем итәргә, тәкьдим итте Камалетдинов.

Рәфис Кашаповның урынбасары Габдрахман Җәләлетдинов та мәхкәмәгә шаһит буларак чакырылды. “Русиядә дин дәүләттән аерылган. Чынбарлыкта православ дине дәүләт дине һәм дәүләт идеологиясе булып тора. Чаллы ТИҮ-е шушы идеология белән көрәшергә мәҗбүр”, диде ул үзенең күрсәтмәсендә.

Кашаповның Йошкар Оладан килгән яклаучысы Светлана Сидоркина: “Мәхкәмә барышында хокук бозулар юк. Канун нигезендә хәзер гаепләүче якның дәлилләре, аннан инде яклаучыларның дәлилләре тыңлана”, диде ул.

“10 февральдә Кашаповка карата Чаллыда, шул ук көнне Казанда яшь мөселманнарга карата хөкем башланды. Бу эшнең икесе дә 12 февральдә туктап калды, икесе дә 26 февральдә яңарды. Бу түрәләрнең мәхкәмә эшенә тыкшынулары турында әйтә”, дигән фикердә тора БТИҮ рәисе Юныс Камалетдинов.

Рәфис Кашаповка карата мәхкәмә 5 мартта дәвам иттерелә.
XS
SM
MD
LG