Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:09

2008 елгы хисапта Русиядәге мөселманнарның һәм кайбер милләтләрнең хокуклары кысылуына мисаллар китерелә. Анда Башкортстан да телгә алына.

АКШ дәүләт департаменты әзерләгән еллык хисапта бөтен дөнья илләре тикшерелә. Аны тәкъдим итү чарасында АКШ дәүләт секретаре Хиллари Клинтон да катнашты һәм кеше хокукларын яклауга бөтен көчен бирергә вәгъдә итте.

Хисапның Русиягә караган өлешендә төрмәдәге тоткыннарның яшәү шартлары, мәхкамәләрдә гадел хөкем мөмкинлеге, матбугат һәм сәяси иреклекләр, дин иреге, аз санлы милләтләрнең хокуклары тикшерелә.

Сәясәткә килгәндә, Русиядә башкарма хакимиятне үзәкләштерү дәвам ителә, коррупция чәчәк ата, мәгълүмат чарарының иреге кысыла, дәүләттән бәйсез оешмаларга басым ясала дип әйтелә. Болар барысы да хөкүмәтнең халкы алдында җаваплылыгын бетерә, диелә АКШ Дәүләт Департаменты хисабында.

Чечня, Ингушетия һәм Дагыстанда иминлек көчләре канунсыз рәвештә кешеләрне үтерә һәм сәяси төсмерле чараларда катнаша, диелә.

Дин иреге

АКШ департаменты хисабында, Русиядә православ чиркәүнең өстенлек итүенә төрле мисаллар китерелә. Православлар башка дин вәкилләренә караганда күбрәк мөмкинлекләргә ия, аларга мәктәп, хастаханә, төрмә, армиягә һәм башка шундый оешмаларга үтеп керү җиңелрәк, диелә.

Мөселман төбәкләрдә, тыелган Һизб ут-Таһрир оешмасы гына түгел, башка ислам хәрәкәтләре да иминлеккә янаучылар рәтенә кертәлгән, диелә.

Кеше хокуклары торышы турындагы әлеге хисапта “Мөселман шәхесе” китабын әзерләгән Асламбәк Ежаевка каршы җинаять эшенең ачылуы да телгә алына. Бу китап тыелган әдәбият исемлегенә кергән булган.

Агентлыклар хәбәрләренә караганда, эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләр бүлеге хезмәткәрләре, бу китапны бастырган нәшриятне табу максатында Мәскәү ислам университетында 6 сәгать буе тентү үткәргән һәм компьютерын, китапларын тартып алган.

АКШ департаменты хисабында, Краснодар мөселманнары турында да әйтелә. Сочи хакимиятләре җирле мөселманнарның мәчет төзү үтенечен елдан-ел кире кагып килә, дигән мисал китерелә.

Хакимиятләр православларга армиядә укулар уткәрергә мөмкинлек бирсә дә, күп очракларда муллаларга гаскәргә керергә рөхсәт ителми диелә хисапта. Мөселман солдатларга намаз укырга вакыт каралмаган һәм дунгыз ите урынына башкасын тәкъдим итмиләр. Ислам динен тотучы солдатлар диннәре аркасында кимсетелү һәм әзерлекләнүләре турында белдерә, диелә кеше хокуклары торышы турындагы хисапта.

“Кара тәнлеләрнең” хокуклары

Кайбер такырбашлар хөкем ителде, 15 декабрь 2008 ел
Хисапның милләтләр хокуклары турындагы өлешендә чегәннәр, Кавказ төбәге һәм Үзәк Азия илләре ватандашларының, барлыгы карарак тәнле кешеләрнең эзәрлекләнүенә миссалар китерелә.

Такырбашлар хәрәкәте эшчәнлеге һәм рассачыл проганданың алып барылуы турында әйтелә. Бу пропаганда башка җинаятьләргә этәрә, ди хисапны әзерләүчеләр.

Карарак тәнле кешеләр милиция тарафыннан кыйнала, аларга басым ясыйлар, алардан ришвәт таләп итәләр, Мәскәүдә аларны ешрак туктаталар һәм документларын катырак тикшерәләр.

“СОВА” хокук яклау үзәге мәгълүматларына караганда 2008 елда милләте аркасында 85 кеше үтерелгән һәм 367 кеше төрле зыян күргән.

Хисапта төрле шәһәрләрдә булган һөҗүмнәр турында мәгълүмат бирелә. Аларның берсе Уфада булган, 2008 елның май аенда такырбашлар төркеме Вьетнам һәм Кыргызстаннан килгән яшьләрне кыйнаган, берсен пычак белән чәнчегән, дип әйтелә.

Башкортстан башка уңайдан да телгә алына. Җирле хакимиятләр, конституцияне бозып, шәхес таныклыгын алырга теләүчеләрдән, милләтен күрсәтергә таләп итә, дигән мисал китерелгән хисапта.

Анда шулай ук Мари милли хәрәкәтендә катнашучыларга сәяси басым дәвам ителә диелә. Мисал итеп 2006 елда мәҗүси дин әһеле Виталий Танаков һәм башка активистларның китап аркасында эзәрлекләнү тарихы китерелә.

XS
SM
MD
LG