Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортазин Нургалиевкә хат яза


Казандагы бер татар Мәскәүдәгесенә Татарстан милициясенең шикле гамәлләренә зарлана. Ә Мәскәүдәге татар гади түгел - ул Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев.

Шушы якшәмбедә узачак сайлау якынлашкан саен, Татарстандагы гадәттә бик салмак барган иҗтимагый тормыш сәяси зилзиләләр кичереп ала. Тетрәү хәтта Татарстан тирәсендәге төбәкләрдә дә сизелә - 25 мартта Самарда "Коммерсант" басмасының андагы хәбәрчесе Максим Калачның тоткарлануы мәгълүм булды.

Калачны Самар өлкәсе милициясе тоткарласа да, бу Татарстаннан алынган үтенеч нигезендә эшләнгән дип исәпли Дәүләт Шурасы депутаты булу өчен көрәшкән бәйсез нәмзәт Ирек Мортазин.

Моны өлкә эчке эшләр идарәсендәге "Э" бүлеге (ул дини вә сәяси экстремизм белән көрәшә) башлыгы Вячеслав Зотов үзе әйткән - "Татарстандагы коллегалар безне Максим Калачның кемлеген ачыклап, аның ни өчен Казанга барырга җыенуын ачыклауны үтенде", ди ул "Коммерсант"ка.

Зотов сүзләренә караганда, Татарстан милициясе аның Мортазин белән бәйле булуы сәбәпле, ул Казанга сайлау көнендә берәр төрле мәкер эшләргә килми микән, дигән шиктә булган.

Максим Калач 2006 елда Казан шәһәр шурасына узган сайлауны күзәтү өчен инде бер килгән булган Татарстан башкаласына. Ирек Мортазин, икенче бер бәйсез нәмзәт - Фердинанд Ганиев белән бергә аны бу юлы да ярдәмгә чакырырга теләгән.

"Калачны Казанга чакыру турында бары тик ике генә кеше - мин һәм Ганиев кенә белә иде", ди Мортазин Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиевкә язган шикаятендә. Шулай итеп ул Татарстан милиционерларының канун бозып телефоннарны тыңлавына ишарә итә.

Хатында Мортазин Русия министрыннан Татарстан милициясенең Самардагыларга мөрәҗәгать итүе канунга сыямы - шуны тикшерүне, үзенең һәм Ганиевнең телефоннары нәрсәгә нигезләнеп тыңлануын ачыклауны, шушы тикшерү вакытында Татарстан эчке эшләр министры Әсхәт Сәфәровны вазыйфасыннан читләштереп торуны үтенә.

Ирек Мортазин, Татарстан милициясенең гамәлләре, аларның сайлауда тавыш бирүне, аның канун кысаларында үтүен күзәтү эшен сәяси экстремизм буларак бәяләвен күрсәтә, ди, һәм "бу шартларда мин нәмзәт буларак провокацияләрне нәкъ менә милиция хезмәткәрләреннән көтәм", дип белдерә.

Шул уңайдан Ирек Мортазин сайлау көнендә, ягъни 1 мартта Татарстанга башка төбәк милиционерларын китерүне хуп күрә.

Бу атнада Татарстанның эчке эшләр министрлыгы сайлауга әзерлек, аның тыныч үтүен тәэмин итү йөзеннән корал тотучыларны, элек хөкем ителгәннәрне, хәтта рухи чирләрдән интеккән кешеләрне дә йөреп чыгуын, аларны кисәтеп куюын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG