Accessibility links

Татарстаннан да Удмуртиягә киттеләр


27 февральдән 1 мартка кадәр Удмуртиядә Татар мәдәнияте һәм әдәбияте көннәре үтә.

Татарстан төркемендә Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Рәмис Сафин, мәгариф министрлыгыннан Раиф Зиннәтуллин, язучылар Вакыйф Нуруллин, Вахит Имамов, Шаһинур Мостафин һәм сәнгатькәрләр дә бар.

Удмуртия татарлары милли-мәдәни автономиясе идарәсенең күчмә утырышы Можга шәһәрендә узачак. Ул бу төбәк татарларының бүгенгесе һәм киләчәгенә багышлана.

Татар мәдәнияте һәм әдәбияте көннәре кысаларында Ижаудагы “Спартак” халык иҗаты йортын “Мәйдан” дип аталган татар милли-мәдәни үзәге итеп үзгәртү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә үтәчәк.

Бу чарада катнашучылар булачак татар гимназиясенең Ижаудагы яңа бинасы белән дә танышачаклар.

Татар мәдәнияте һәм әдәбияте көннәренә туры китереп “Иман” татар яшьләре оешмасы VIII корылтайларын да үткәрә.

Можгада шулай ук шагыйрь, үзешчән композитор, җәмәгать эшлеклесе Илгиз Кадыйровның 70 яшьлегенә багышланган кичә булачак. Ижауда һәм Сарапулда иҗат төркемнәренең чыгышлары, китапханәләрдә очрашулар да каралган.
XS
SM
MD
LG