Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көнчыгыш Европага халыкара ярдәм булачак


Дөнья банкы, Европаның тәрәккыять һәм үсеш, шулай ук Европа инвестиция банклары Көнчыгыш Европа банклары һәм ширrәтләренә 24.5 миллиард евро күләмендә ярдәм вәгъдә итте. Акча кредитлар, бурычларны түләү рәвешендә 2 елга бирелә.

Европаның тәрәккыять һәм үсеш банкы Үзәк һәм Көнчыгыш Европадагы һәр банкка 350 миллион еврога кадәр кредит бирә алуын белдерде. Беренче чиратта кредитлар Көнбатыш Европа белән эшләгән 10-12 банкка биреләчәк.

"Аларның бөлгенлеккә төшүе бөтен евро-зонанынң финанс хәленә зыян китерә ала," диде Европаның тәрәккыять һәм үсеш банкы җитәкчесе Томас Миров.
XS
SM
MD
LG