Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон Пакстан һәм Әфганстан министрлары белән очрашты


Вашингтонда Әфганстан һәм Пакстан тышкы эшләр министрлары белән очрашуда АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон мондый өч яклы сөйләшүләрне даими уздырып торуны тәкъдим итте.

Әфган министры Рангин Дадфар Спанта һәм Пакстан министры Шаһ Мәһмүд Кореши Вашингтонда Клинтон белән өч көнлек сөйләшүләр уздырды. Очрашуда шулай ук АКШның Әфганстан һәм Пакстандагы махсус вәкиле Ричард Һолбрук һәм төбәктәге АКШ гаскәрләре башлыгы Дэйвид Петрэус катнашты. Клинтон сөйләшүләрне "нәтиҗәле" дип бәяләде.
XS
SM
MD
LG