Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хизб ут-Таһрир хөкеме җәнҗал белән башланды


Казанда Хизб ут-Таһрир әл-Ислами эшенә бәйле хөкем ителүче гаепләнүчеләрнең туганнары мәхкамә эшенең беренче өлешенә кертелмәде.

Татарстан югары мәхкамәсендә Хизб ут-Таһрир әл-Ислами эшен карау җәнҗал белән башланды. Атнакич мәхкамә залына керү өчен хөкем ителүчеләрнең туганнары, барлыгы 20-ләп кеше Татарстан Югары мәхкамәсенә җыелган. Мәхкамә вәкилләре исә я "әле иртә" дип, я "хәкимнәрне көтәргә кирәк" дип аларны залга кертүне кичектерә килгән. Соңрак исә берни дә аңлатып тормыйча гомумән ишекне бикләп куйганнар.

Ишек төбендә торучыларның "ник бикләдегез," - дигән соравына "хөкем эше инде башланды, хәзер беркемне дә кертергә ярамый," - дип җавап биргәннәр.

Ул вакытта инде гаепләнүчеләр белән таныштыру башланган булган, ә берничә минуттан прокуратура вәкиле гаепләү белдерүен укый башлаган.

Мәхкамә каршына барлыгы 12 мөселман басты. Аларның күпчелеге ябып тотыла. Бу мөселманнар 2004 елда экстремистик оешма төзүдә һәм анда әгъза булада, террорчылыкка ярдам итүдә, хакимиятне көч белән яулап алырга җыенуда гаепләнә. Гаепләнүчеләр 2006 елдан башлап кулга алынды.

Мәхкамә залына керә алмаган туганнар "бу ачык мәхкамә бит, нигә журналистларны кертмисез, нинди гаепләүләр булуын кайдан белик инде" дип мәхкамә бинасында җәнҗал кубарган.

Мәхкамә залы ишеген шакучыларны сакчылар туктаткан. Шунда ук туганнар Татарстан Югары мәхкамәсе рәисе Геннадий Барановка шикаять язарга керешкән.

Соңрак исә Югары мәхкамәнең матбугат вәкиле Наталья Лосева Коммерсантъ газетына "туганнар мәхкамә залы ул кадәр күп кешене кабул итү өчен әзерләнмәгән булганга кертелмәде," - дип белдергән. Нигә соң моны туганнарга аңлатмаганнар дигән сорауга Лосева җавап бирә алмаган.

Лосева әйтүенчә, шикаять мәхкамә рәисенә барып җитмәгән. Төшке аштан соң "мәхкамә бүлмәсенә өстәмә утыргычлар урнаштырылып" гаепләнүчеләр мәхкамә залына кертелгән.
XS
SM
MD
LG