Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:03

Фестивальнең тууында Сембернең дә үз өлеше булуына карамастан, “Урмай моңы” Сембергә соңлап килде.

1988 елда ук бөтен СССР буенча беренче булып барлыкка килгән татар милли оешмасы “Туган тел” 1990 елның ноябрь-декабрь айларында Салих Сәйдәшевнең тууына 90 ел тулуга багышланган “Сембер җыры” дигән бәйге оештырган иде. 2 турда уздырылган бу чара киң яңгыраш тапты.

Җитәкче даирәләр дә: “Какой пласт народной культуры вскрыли!”, дип мактау сүзләре яудырдылар. Чөнки өлкәнең барча татар авылларыннан гына түгел – катнаш халыклы авыллардан да җыр-моңга гашыйклар катнашты. Алай гына да түгел – Татарстанның һәм Чуашстанның күрше Буа, Чүпрәле, Комсомол районнарыннан да үзешчәннәр килгәннәр иде. Йомгак концертында жюри дә җитди булды: Мәсгүт Имашев, Фердинанд Сәләхов һәм Уфадан Рөстәм Маликов.

Шунысы аеруча гыйбрәтледер: Чуашстанның Комсомол районы Урмай авылының “Мишәр” исемле ансамбле җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов “Сембер җыры”на охшаш “Урмай моңы” фестивале оештыру ниятен белдергән иде. Хәзер исә “Сембер җыры” фестивале, аны Софья Орлова җитәкчелегендәге “Халыклар дуслыгы йорты” үз кулына алгач, бетәм-сүнәм хәленә төште. Ә “Урмай моңы” фестивале Русия киңлекләрендә дә дан алды. Фәрит әфәнде мондый хәлнең сәбәпләре турында ни уйлый икән соң?

“Фестивальләр күп: кайсы дәвам итә, кайсы югала… Әнә урысларның да Юрмала, Сочи фестивальләре бар иде – югалдылар ич. Ә “Урмай моңы” менә 20 ел инде яши. Чөнки аның эшләүчеләре бар, аны үз итүче халкы бар. Чуашстанда 40 мең чамасы татар яши. Спонсорларыбыз да төрле авылларнда: Озын куак, Тукай, Шыгырдан һәм Чабаксар да… Чөнки бу бит зур фестваль – 20 ел яши инде, өчәр көн уза. Географиясе дә киңәйде. Мин аны үз баламдай саныйм. Балаң булгач, аны карарга кирәк. Бер көн түгел – елына 365 көн, хәтта артыграк та әле”, дид ул.

Чынлап та, мондый дәрәҗәле чараның озын гомерле булуын тәэмин итү өчен, фидакарьлек һәм оештыру сәләте дә кирәктер. Ә “Урмай моңы” фестиваленең югары абруен анда катнашучыларның географиясе дә күрсәтә ала: Казан, Чаллы, Лаеш, Мәскәү, Йошкар-Ола, Чабаксар, Чиләбе, Ижау… Хәтта үзбәк егете Алиназир үз милләте җырын да тәкъдим итте.

“Урмай моңы” фестиваленең югары абруен тамашада БТК вәкилләре Гөлназ Шәйхи белән Вил Усмановның килүләре дә күрсәтәдер. Фестивальне Вил ачып та җибәрде.

Әйтергә кирәк, катнашучыларны сайлап алганда зур таләпчәнлек куелганы да сизелә. Чөнки барчасының да башкару сәләте югары, дияргә була. “Моң” фестивале булгач, бары тик халык җырлары гына яңгырар, дигән өмет бар иде. Тик, сирәк булса да, “заманча” дигәннәре дә тәкъдим ителделәр.

Әлбәттә, фестивальнең умыртка сөяге ролен Урмай авылының “Мишәр” ансамбле уйнады. Фестиваль дә нәкъ ул әзерләгән җырлы-биюле композицияне барлык катнашучыларның гомум башкаруы белән тәмамланды да.

XS
SM
MD
LG