Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:44

Омскида яшәүче Габделәхәт әфәнде "Азатлык" радиосы ярдәмендә туганнарын Апас районында тапты.

“Азатлык” радиосына еш кына озак еллар югалып торган туганнарын яки якыннарын эзләп табуны сорап, хатлар килә. “Азатлык” хәбәрчеләре бер генә хатны да игътибарсыз калдырмыйлар. Эзләнүләр башлана, нәтиҗәдә очрашу очраклары күп була. Алар хакында “Югалсам да, көт син мине” шәлкеме хәбәр итә.

Омски өлкәсендә дә Татарстанда яшәүче туганнарын эзләүчеләр юк түгел. Бүген сүзебез шундый бер очрашу хакында. Башта кыскача гына тарихны искә төшереп китик.

Мәгълүм булганча, узган гасыр башында уңайлы яшәү җирләре эзләп, Татарстанның Апас районының Олы һәм Кече Күккүз, Бураш һәм башка авлларыннан кайбер татар гаиләләре Себер якларына күчеп киткәннәр. Аларның күпчелеге яшәү өчен уңайлы дип, Омски өлкәсен сайлаган һәм өлкә үзәгеннән 200 чакрым ераклыкта булган Большеречье районының татар авылларына барып урнашкан.

Яңа авыл төзүчеләр дә булган. Казанавыл шундыйларның берсе. Аны Апас районының Олы Күккүз авылыннан күчеп килүчеләр төзегән. Дөрес, авыл озын гөмерле булмаган, Ватан сугышы башланып, анда ир-атларның кырылуы һәм авылда тормыш алып барырлык кешеләр бетү нәтиҗәсендәме, мәктәп, почта, кибетләрнең ябылуы төп сәбәп булдганмы, әйтүе кыен. Әмма 1950 елларда авыл таркала башлый. Кайбер гаиләләр Омскига, икенчеләр якындагы Криводан исемле рус авылына барып урнаша. 2-3 ел эчендә авыл бөтенләй юкка чыга.

Себер якларына күчеп килгәнгә 60-тан артык ел узып китә. Татарстаннан килүчеләрнең күпчелеге инде якты дөньядан китә. Казанавылда туып-үскән Минҗиһан апа (кыз фамилиясе буенча) Ибраһимова әти-әнисе туып-үскән якларны барып күрергә, туганнарын эзләп табарга тели. Ул яшьли вафат булган әнисенең “Без Апас районының Күккүз авылыннан идек” дигән сүзләрен хәтерли һәм 1968 елны, Татарстанга килеп, бу авылны эзләп таба.
Ике туган очрашуы


Анда әнисенең абыйсы Шиһап Сәйфел-Мөлек улы гаиләсе яшәгене хакта белә. Кызганычка каршы, Шиһап абый инде дөнья куйган, ә аның хатыны – Зихеникамал апа Казанда улы Җиһангирда яшәгән була. Шулай итеп, Минҗиһан апа Куккүздә Шиһап абыйның кызы - Наҗия Шәмсетдинова, ә Казанда икенче туганы - Җиһангир Шигабутдинов гаиләләре белән таныша.

Туганнар арасында берничә елга сузылган аралашу бара. Әмма Минҗиһан апа вафат булгач, аралар кабат өзелә. Шул елларда Казанда яшәгән туганы Җиһангир абый, аннары аның улы Фәрит тә вафат була, өстәвенә бу гаилә яшәгән урамның исеме, йортның саны үзгәрә.

Тагын 40 елга якын вакыт уза. Минҗиһан апаның Омскида яшәгән һәм әнисенең еракта яшәгән туганнары белән артык кызыксынмаган улы – Габделәхәт тә, өлкән яшькә җиткәч, Татарстанда яшәгән туганнарын эзләп табу теләге туа. Быел февраль аенда Казанга кунакка килгәч ул, “Азатлык”ның югалган кешеләрне эзләве хакында ишетеп, бюрога килә һәм туганнарын табуда ярдәм сорый. “Азатлык” хәбәрчеләре кыска вакыт эчендә аның туганнарын эзләп табалар, аларның кайда яшәгәннәрен әйтәләр. Хәтта кайчандыр Габделәхәт әфәнденең әбисе яшәгән Күккүз авылына илтеп тә куялар. Биредә аны әнисенең икедән туган сеңлесе – 79 яшьлек Наҗия апа Шамсетдинова каршы ала.

Наҗия апа әле Минҗиһан апаның килгән чакларын хәтерли, аның улын күрүнә шатлыгы эченә сыймый. “Әти-әниләрнең төгәл адресларын да алып калмадык ичмаса. Инде Омскидагы туганнарымны табармын, дип уйламаган идем. Рәхмәт безне эзләп килгәнегезгә. “Азатлык” радиосына да зур рәхмәт. Ул радионы мин еш тыңлыйм. Күп хәбәрчеләрне тавышларыннан таныйм. Ул миңа туганымны табарга ярдәм итте. Барыгызга да Аллаһның рәхмәте яусын”, ди ул.

Ерак Себердән туганнары килүе турында ишетеп, авылга Наҗия апаның Казанда яшәгән кызлары – Фәния һәм Дания кайта, Ульян шәһәреннән улы Альберт, күрше Бураш авылыннан кызы Флера килә. Барсы да ерактагы туганнары табылуга шатлана, инде араларны өзмәскә кирәк, ди. Шулай итеп, бер-берсен югалткан туганнар очрашты, элемтәләр ялганды. Хәзерге техника заманында инде аралар өзелмәс, туганнар бер-берсен югалтмаслар дип, өметләнәсе килә.
XS
SM
MD
LG