Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон яңа сәфәргә чыга


Киләсе атнада АКШ Дәүләт секретаре Якын Көнчыгыш, Европа һәм Төркиягә сәфәргә чыга. Һиллари Клинтон АКШ дипломатиясе өчен яңа юллар эзли.

Әле генә Азиядә сәфәрәдә булып кайткан АКШ Дәүләт секретаре Клинтон яңадан юлга чыгарга тора. Бу юлы ул Якын Көнчыгыш мәсьәләсенә яңа чишелешләр табырга тели. Моның өчен Клинтон Мысыр, Израил һәм Үрдүннең көнбатыш ярында булачак.

Дәүләт секретаре башта Фәләстин донорлары конференциясендә булачак. Дүшәмбе көнне, АКШ рәсмиләре Вашингтон Газзәгә сугыштан соң торгызу эшләренә 900 миллион доллар бирәчәк дип белдерде. Фәләстин җитәкчеләре барлыгы җыелган ярдәм 3 миллиард доллар тирәсендә булыр дип өметләнә.

Газзәгә халыкара ярдәм мәсьәләсенә багышланган конференциядә 80 илнең вәкиле булыр дип көтелә. Анда хакимияттәге Хамас фиркасе чакырылмаган. Фәләстин ягыннан автономия башлыгы Мәхмүд Аббас киләчәк.

АКШ рәсмиләре белдергәнчә, Клинтон Газзәдәге Хамас һәм Израил арасында тынычлык урнаштыру, атышларны туктату мөмкинлеке хакында сөйләшергә уйлый. Әмма бу тырышлык нәтиҗә бирмәскә мөмкин. Аның сәфәре җайсыз вакытка туры килде.

Израильнең элекке премье-министры Бенҗамин Нетаньяху, сайлаулардан соң яңа хөкүмәтне корырга тиеш. Аның хакимиятенә андый тынычлык урнаштыру планын якламаган милләтче һәм дини фиркаләр керер дип көтелә.

АКШ вәкилләре шулай ук Сурия белән диалог башларга җыенуы турында белдерә. Әмма Дәүләт секретаре Клинтон әлегә бу ил вәкилләре белән очрашырга уйламый.

Якын Көнчыгыштан соң АКШ баш дипломаты Европага юл алачак. Ул Брюссельдә НАТО һәм Европа Берлеге вәкилләре белән сөйләшүләр үткәрергә җыена.

Аннан соң Һиллари Клинтонның Женевада Русиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән дә очрашуы көтелә. Сөйләшүләрнең темасы - Әфганстанда коралларны контрольдә тоту. Шул ук вакытта анда бер нәзберек тема да күтәрелер дип көтелә.

Сүз Европада ракеталардан саклану системаларын урнаштыру планы турында бара. Обама идарәсе вәкилләре бу план тормышка ашырылырга мөмкин, дип белдергән иде. Русия тышкы эшләр министры Лавров шул мәсьәләдә сөйләшеп карамакчы. Лавров, киләчәк очрашуга багышланган матбугат очрашуында яңадан ракеталардан саклану системалары Русиянең иминлегенә яный, дип белдерде.

Ахырдан Һиллари Клинтон Анкарага барып, анда Төркия җитәкчелеге белән очрашачак. Күптән түгел, Клинтонның вәкиле Митчел, Төркиянең Израиль һәм гарәп илләре белән нык хезмәттәшлек итүе бу төбәктә тынычлык урнаштырырга ярдәм итәргә мөмкин дип әйткән иде.

XS
SM
MD
LG