Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимият башлыгына төрмә яный


Башкортстанның Кушнаренко районы хакимияте башлыгы Сергей Касаткин, мәхкәмә карары белән, эшеннән бушатылды.

Шулай итеп, райондагы гаделлек юллаучылар үз морадына иреште кебек. Районда хакимият башлыгын эшеннән алу өчен көрәш өч ел чамасы элек үк башланган иде. Анда яшәүчеләр, Сергей Касаткинга каршылык белдереп, дистәгә якын митинг һәм пикетлар оештырды.

Кушнаренко халкы район хакименең җитәкчелек итү ысуллары белән килешми. “Сергей Касаткин район милкен таратып бетерде, эшләргә һәм яшәргә һичбер шартлар калмады. Аның башбаштаклыгы аркасында, йөзләрчә кеше, бер сәбәпсезгә, эш урыннарынан алынды. Халык куркыту һәм басым астында яшәргә мәҗбүр”, дип белдерә килде аңа каршы чыгучылар.

Сергей Касаткинның кырын гамәлләре белән Башкортстан прокуратурасының тикшерү бүлеге дә кызыксынды һәм аның тарафыннан кылынган хилаф эшләрне фаш итте. Район хакиме, балалар өчен лагерь төзетәбез, дип республика бюджетыннан 2,5 миллион сум акча ала. Ләкин ул балалар лагеры булмый, ә түрә абзыйлар ял итә, кәеф-сафа кора торган ял үзәгенә әверелә.

Шуңа өстәп, әлеге ял үзәгенә илтүче юлларга асфальт җәйдерү өчен дә 2 миллион сум чамасы акча тотыныла. Шулай итеп, казнага 4 миллион сумлык зыян килә. Менә шушы кырын эшләр, Башкортстан югары мәхкәмәсе таләбе белән, Кушнаренко районы мәхкәмәсендә икенчегә каралды һәм Сергей Касаткин эшеннән бушатылды. Район хакиме ун көн эчендә бу карарга шикаять белдерә ала.

Шул ук вакытта Сергей Касаткин үзенең эштән китмәячәге турында белдерә икән. Бу хакта Кушнаренко районындагы каршылык чараларын оештыручыларның берсе Илфир Гәрәев “Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмәдә сөйләде.

“Ул әле мин отпускада гына, дип халыкны алдап йөри һаман”, ди Илфир әфәнде.

Башкортстан прокуратурасы тикшерү бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Кушнаренко районы хакименә җинаять эше ачыла. Аңа 4 елга кадәр төрмә җәзасы янарга мөмкин булуы турында әйтелә.
XS
SM
MD
LG