Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:19

Башкортстан ягулык тармагы читкә китә


Башкортстанның нефть эшкәртү һәм ягулык энергетикасы тармагының алты ширкәтенә карата федераль арбитраж мәхкәмәнең дәгъвалары туктатылды.

Башкортстан президенты улы Урал Рәхимов карамагындагы ширкәтләр салым түләмәүдә гаепләнгән иде. Шушы уңайдан федераль салым хезмәте шикаятьләр белдереп, мәхкәмәгә бирде. Бу эш ике елдан бирле тикшерелде һәм менә алты ширкәткә карата дәгъвалар туктатылды. Моны белгечләр тиздән Башкортстан ягулык тармагының барыбер Мәскәү карамагына күчереләчәге белән бәйләп аңлата.

Узган елның көзеннән ягулык тармагы республика милкеннән әкренләп чыгарыла башлаган иде. “Система” дип аталган гаять зур холдинг “йотачак” Башкортстанның төп байлыгы чыганагы булган ягулык тармагын. Уфада “Система” холдингы вәкилләре белән Башкортстан хакимиятләре арасында шушы хакта тәүге килешүләр имзаланган иде инде.

Әлегә Башкортстан ягулык-энергетика тармагы ширкәтләре Мәскәүгә “ышаныч нигезендәге идарә итү” тәртибе белән күчерелде. Ә тиздән “Система” холдингы Башкортстанның төп байлык чыганагының контроль пакетын да сатып алырга ниятли. Бу хәбәрне “Система” ширкәтенең башлыгы Владимир Евтушенков та раслады.

Башкортстан җитәкчеләре моңа кадәр бу адымга барырга теләмәвен белдереп килгән иде. Әмма заманалар да, фикерләр дә үзгәрә. Мәскәү Кремле белән сатулашулар нәтиҗәсеме, Башкортстан ягулык-энергетика тармагы федераль милеккә күчүен дәвам итә. Әйе, Башкортстан ягулык тармагы ширкәтләре “Система” берләшмәсе тарафыннан “йотылса”, моңарчы нефтьтән файда күрүче республика акционерлары күп нәрсә югалтачак. Ә акча югалту хакимиятне дә какшату дигән сүз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG