Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дим буе тугае космостан ничек күренгән?


Аетлылар төшергән рәсемнәр
Аетлылар төшергән рәсемнәр

Адашкан ясалма иярчен Бишбүләккә килеп төшкәч, ерак авыллардагы, район үзәкләрендәге интернетчылар «Азатлык» ярдәмендә халыкара мәгълүмат мохитенә чыктылар.

Башкортостанның ике татар авылы өстенә космик кораб төшүе турында 25 февральдә «Азатлык» радиосы хәбәр иткән иде. Хәзерге заман өчен бу гадәти вакыйга булса да, җирнең ясалма иярчененең алдан уйланмаган җиргә төшүе шактый зур яңгыраш тапты. Элегрәк мондый хәлләр Себер урманнарында яисә Казахстан далаларында тавышсыз - тынсыз үтеп китсә, бүгенге мәгълүмат мөмкинлекләре һәм хәзерге чор кешеләре «пәрдәне» ачып җибәрде.

Кешеләр космоска оча башлауга инде 50 ел үтсә дә, барыбер әле халык моңа күнегеп бетмәгән. Һәр очыш һәм орбитадан кайту зур кыюлык, матди чыгымнар сорый. Теләсә нинди мизгелдә фаҗига килеп чыгарга мөмкин. Космоста очып йөрүче аппаратлар күп булса да, Җиһан киңлекләре су буенда кызына торган урын да түгел. Анда бәрәңге чәчеп үстерә дә алмыйсың, кош-корт, мал-туар, хәтта чебен-черки дә, хәтта микроб да тора алмый. Бушлык, зур басым, күләгәдә үтә салкын, кояшта мичтәге кебек кайнар. Шуның өстәвенә радиация нурланышы. Менә шушы хәтәр мохиттә очып йөрүчеләр һәм аннан кайтучылар һәр вакыт кызыксыну уята, кайбер күренешләр шикләр дә тудыра.

23 февральдә Башкортстан, Ырымбур өлкәсе чигендәге Ает һәм Дүсән авыллары өстендә көчле гөжләү тавышы ишетелә. Зур очкыч яки вулкан гөрелдәве тавышыннан соң шартлау ишетелә. Бу космостан стратосфера аша акрынлап тизлеген киметеп төшеп баручы космик корабның җиргә төшә торган аппаратны парашют белән җиргә озатуы.

Әлбәттә, кешеләр «куе» яшәгән бу якларда мондый хәл сирәк була. Нәкъ шул вакытта Дүсән авыланда “Азатлык” радиосының Казан бюросы компьютерчысы Булат Фәйзуллин парашютта төшеп барган капсуланы һәм корабның калдыклары, төтеннән торган болытны фотога төшереп ала. Берничә минуттан Ает белән Дүсән арасында корабның калдыклары, парашют кисәкләре төшә. Ә Ает авылының Азнайга бара торган күпереннән ерак түгел, Дим буе тугаена парашютка тагылган зур тимер тартма җиргә килеп төшә.


Ает авылы үзидарәсе рәисе Рәсил Гыймазетдинов үз ихатасыннан капсула җиргә төшеп утыруын үз күзләре белән күрә. Бу хәл Ает урамнарыннан яхшы күзәтелә. Берничә минуттан боралаклар очып килә, реактив очкыч һавада кемнәргәдер юнәлеш бирә. Авыл халкы әлбәттә җиргә төшкән тимер тартма янына җыела. Боралакта очып килгән белгечләр капсуладан нидер бушатып алалар, ләкин бер тонналап авырлыктагы аппаратны шунда ук алып китмиләр. Бары тик икенче көннең иртәсендә генә ике КамАЗ килеп җитә һәм күктән төшкән әйберне махсус платформага төяп, каядыр алып китәләр. Боралак янында саклап торучыларның авыл кибетенә килеп, азык-төлек сатып алуы да мәгълүм.

Спутникның көтелгәннән башкарак җиргә төшүе була торган хәл. Мондый чакта көтелмәгән маҗараны сер итеп саклыйлар. Шуңа күрә космос юлында барысы да тыныч, ал да гөл булып күренә. Әмма бу юлы вәзгыять башкачарак. Кешеләр бу әкәмәтне үз күзләре белән күреп, күктән төшкән капсуланы тотып карыйлар. Төрле якларга сибелгән парашют кисәкләрен дә җыеп алалар. Узган гасырның 30-нчы еллары булса, бер милиционерның һәм райком вәкиленең күрсәтмәсе белән авызларны томалап куерлар иде. Янәсе күрмәдем, ишетмәдем, имза куйдык, подписка бирдек...

Ә бу юлы Дүсәндә яшәүчеләр һәм аннан чыккан яшьләр куркып-нитеп тормый. “Vkontakte.ru” сәхифәсендәге “Мин яратам сине, Дүсән!” дигән төркеменә Булат Фәйзуллин, Миләүшә Әминованың рәсемнәре куела, Рузалина Мөхетдинованың беренче таэсирләре языла. Шул ук көнне “Азатлык” радиосының Интернет сәхифәсенә һәм эфирга махсус репортаж чыгарыла.


Иртәгәсен “Азатлык”ның бу язмасын “Комсомольская правда” газетасының Уфадагы һәм Ырымбурдагы хәбәрчеләре күреп калып, алар нигезендә үзләре дә махсус репортаж әзерли. Бу язмада Ырымбур өлкәсеннән шушы маҗараны күзаллау чагыла. Ырымбурлыларга спутник Бишбүләк районы белән чиктәш Пономаревка район үзәге тирәсенә төшкән булып күренгән.

Матбугатта “тынлык” саклау тәртибе бозылганнан соң, Ает урта мәктәбенең интернет сәхифәсендә аетлылар төшергән рәсемнәр һәм махсус язылган текст куелган.

Әйтергә кирәк, Ает мәктәбе компьютерчылары матур гына сәхифә булдырганнар. Алар белән “Азатлык” радиосының Казан бүлеге белән хат алышу мөмкинлеге ачыкланды. Хәзер берничә минут яки сәгать дәвамында яңа булган вакыйгалар турында хәбәр, фото, хәтта видео алмашу форсаты бар. Уфадан 280, Ырымбурдан 250, Казаннан 550 чакрым ераклыктагы Ает, Дүсән авыллары хәзер инде караңгы почмак түгел. Бишбүләк район үзәгендәге рәсми сәхифә шулай ук дүсәнлеләрнең в контактедагы төркемендә русча язылган репортажны һәм рәсемнәрне урнаштырды.

Һәркем бу вакыйгада үзе теләгән төсмерләр күрә. “Комсомольская правда” билгеле дипломат Кәрим Хәкимовның туган авылы Дүсәннең тагын бер кат игътибар үзәгендә булуын ассызыклый. Шагыйрь Фатих Кәримнең авылдашлары Ает авылын бөтендөнья мәгълүмат челтәренә ялгарга тырыша. Бишбүләк районы хакимияте заманча иҗтимагый тормыш һәм мәгълүмат мохитенә омтыла. Менә шушы хәбәр алмашу, интернет челтәрен кызыклы һәм файдалы эшкә җигүнең нәкъ уртасында “Азатлык” радиосының кайнашуы күзгә ташлана.

Радионың Azatliq.org сәхифәсенә куелган мәкәләсе matbugat.ru сәхифәсендә кабатлап басыла. Бер үк язма ике Интернет-ресурста да укучыларының игътибарын яулый. Аетта да, Дүсәндә дә, Бишбүләктә, Уфада һәм Казанда да компьютер кулланучылар бер үк вакыйганы бергәләп төрле яктан яктырталар һәм өйрәнәләр. Авыл сайтлары, район, республика һәм федераль мәгълүмат ресурслары халыкара челтәрдә тигез аралашалар. Мондый хәлләренең элегрәк булганы булганы бармы икән?

Димәк, теләгән чакта заманча мәгълүмат чаралары ярдәмендә радио, компьютер җайланмалары һәм кешеләр вакыйгаларының барышына көчле таэсир ясый. Бу инде башка заман, башка тормыш билгеләре. Космос һәм җир элемтәләрендә татарлар һәм башкортлар катнашу, милли телләрне Интернет челтәрендә һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан вакытта куллану - XXI гасырга лаеклы гамәлләр. Теләсә кем космоска да, Глобаль челтәргә дә үз фикерен һәм үз телен алып чыга алмый.

Рәсемнәр Ает урта мәктәбенең Интернет сәхифәсеннән алынды.
XS
SM
MD
LG