Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан офицерлар өчен фатирлар төзи


Чаллыда төзелә торган һәм төзелгән йортлар күп
Чаллыда төзелә торган һәм төзелгән йортлар күп

Чаллыда хәрбиләр өчен кимендә 500 фатир төзү зарур. Равил Моратов сүзләренә караганда, моны эшләп була.

“Республика Татарстан” газетасының 20 февраль санында Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевның 18 феральдә Түбән Новгородта Русия саклану министры Анатолий Сердюков белән очрашуы бәян ителә. Анда, Идел буе хәрби округындагы 8 меңләп фатирсыз офицерның бер өлешенә Татарстанда торак төзеп бирү турында сүз булуы да әйтелә.

Фатирлар саклану министрлыгы акчасына төзелер дип фаразлана. Шушы вәзгытькә Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов Чаллыга килгәч беркадәр ачыклык кертте. Аның Чаллы депутатлары белән булган очрашуында депутат Михаил Золотухин Чаллыда хәрбиләр өчен кимендә 500 фатир төзү зарурлыгын әйтте. Аның гозеренә Равил Моратов:

“Миңтимер Шәймиев Русия саклану министры белән очрашты. Шушы министрлык хисабына офицерлар өчен Татарстанда 2 мең фатир төзү турында сөйләшү булды. Шушының белән хәрбиләр өчен Чаллыда 500 фатир төзү реаль булачак”, диде.

26 февраль көнне Чаллы ТИҮ-ендә Татарстанда офицерлар өчен фатир төзү, бу күренешкә каршылык күрсәтү турында беркадәр сөйләшү булды. Марат Мөлеков исемендәге БТИҮ рәисе Юныс Камалетдинов:

“Татарстандагы фатирлар өчен саклану министрлыгы яхшы акча вәгьдә итә. Бу акчага кемнәрдер кызыга. Республикадагы демографик хәл бозыламы юкмы, ул турыда уйламыйлар, күрәсең. Ул офицерларны Татарстанга кертмәскә кирәк. Русиянең матур урыны күп. Шунда аерым бистәләр төзесеннәр, шунда урнаштырсыннар. Без бу уңайдан хәзер каршылык оештырабыз, офицерларны Татарстанга кертмәскә, дип.

Язучы Зәки Зәйнуллин үзе дә элекке офицер, шулай да Русия офицерларын Татарстанга китерүгә каршы. “ Болар гади офицерлар түгел. 35-40-45 яшьлек, кыскартуга эләккән агрессив офицерлар”, диде ул.

Айдар Хәлим фикеренчә, Татарстанга китерелгән офицерлардан Казак гаскәре оештыру ихтималы бар. Без аларны сагынмадык, килми торсыннар, ди.

Әлеге рәсми булмаган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда төзелә һәм инде төзелеп беткән фатирларны Русия саклау министрлыгына сату турында сүзләр бар.
XS
SM
MD
LG