Accessibility links

Төрек матбугаты Гүлнең Татарстан сәфәрен тикшерә


Төркия президенты Абдуллаһ Гүлнең Мәскәү һәм Казанга ясаган рәсми сәфәренә ике атна вакыт узса да, бу турыда төрек газеталарында фикерләр басылып тора.

Әйтик, Гөнүл Пултарның “Татарстан җөмһүриятен тану” дигән мәкаләсе 20 февральдә “Радикал” газетасында басылып чыкты. 22 февралдә исә профессор Илбәр Ортайлының “Миллият” газетасында “Рус халкы, көнбатыштан аермалы буларак, төрекләргә карата тискәре мөнәсәбәттә түгел” дигән баш исемдә мәкаләсе урын алды.

Төркия президентының Русиягә сәфәре вакытында Илбәр Ортайлы 200 кешелек вәкилчелек арасында була. Әлеге сәфәрдән кайткач, ул кайбер фикерләрен газета битләрендә язып чыга. Аның мәкаләсе ике өлештән (Русия һәм Татарстан) тора. Татарстан өлешенең баш исеме “Татарлар руслар тарафыннан изелгән халык түгел” дип атала.

Әлеге баш исемдәге фикере авторның биредәге шартларны бик үк белмәве аңлашыла, ләкин аның чит ил кешесе буларак алган тәэсирләрен санга сукмыйча булмый.

Мәкаләдә ул “Президент Шәймиев һәм дәүләт җитәкчеләре Мәскәү Кремле белән бик килешүчән сәясәт алып барганлыктан, республиканың нефте һәм алдынгы технологиягә таянган байлыкларыннан мөһим бер пай Татарстанга калдырыла. Бу исә биредә байлык хасил итә”, дип яза ул.

“Гүл, Татарстанда алдынгы карашлы халык яши, дип белдерде. Аның бу сүзләре исә Татарстандагы мөһим бер чынбарлыкка ишарә итә. Ислам дөньясында музыкадан тарихчылыкка, сәхнә сәнгатеннән инжинерлыкка хәтле һәрбер тармакта уңыш казанган Казан татарлары руслар янында изелгән һәм идарә ителгән бер җәмгыять булмадылар. Хокукларын яклау һәм хакимияттә калу өчен көч кулланып кырыс чаралар күрмәделәр, алар теләгән максатларына яхшы хезмәттәшлек белән ирештеләр”, ди.

Революция чорындагы төрек-татар Милләт Мәҗлесе рәисе булган профессор Садри Максудинең оныгы Гөнүл Пултарның мәкаләсендә шул ук тема анализланган. “Шәймиев Казан халкына Мәскәүне ачуландырмаслык иреклек бирә, Мәскәү дә ике арада каршылык булдырмаска тырыша.

Ике арадагы тотрыклы баланс булганлыктан, Шәймиев 1991 елдан бирле президентлык вазифасын үти. Шәймиев Мәскәүгә карата тавышсыз-тынсыз, әмма ул үз көчен күрсәтүдән дә тотылып тормый.

Капиталист яшәү ысулына тыныч бер күчү булдырганы өчен Шәймиев халык тарафыннан бик яратылган шәхес. Әмма аның да йомшак урыны бар – ул да башка җитәкчеләр кебек баеп китте. Бу исә аны Мәскәүгә карата көчсез хәлгә төшерде. Кайбер яшерен документлар ачылмасын өченме, Казандагы ФСБ агентлары Фәүзия ханым янына кереп чыгудан тартынмыйлар”, диелгән мәкаләдә.

Һәр ике мәкалә дә Гүлнең Шәймиев белән очрашуының Төркиядә Татарстанны танытуга өлеш кертүенә һәм Казанның Төркия ярдәмендә Мәскәү алдындагы роленең үсүенә ишарә итәләр.
XS
SM
MD
LG