Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:11
Русиянең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов депутатлар алдында чыгыш ясаганда, кризисның 3 ел дәвам итәргә мөмкин булуын белдерде, дип яза Илфат Фәйзрахманов “Коммунизм шәүләсе күренәме әллә?” язмасында. Ни өчен мәкалә шулай дип аталган соң?

Икътисадый кризис килеп тугач, кайберәүләр Карл Марксның “череп таркалучы һәм һәлакәткә килүче капитализм” турындагы фаразларын искә төшерә башлаган. Чөнки Американың үзендә дә капитализмны социализм алыштырырга мөмкин, дип чаң суга башлаганнар, дип яза автор. Илфат Фәйзрахманов мәгълүматларына караганда, Европада чыннан да Карл Марксның капиталын сатып алучылар арткан.

Аның каравы, РИА Новостида исемен күрсәтергә теләмәгән Нобель премиясе лауреаты бу уңайдан әлеге фаразларны ахмаклык дип бәяләгән. Аның сүзләренчә, СССР-ның таркалуына да коммунистик модельнең булдыксыз булуы сәбәпче булган, ди автор.
Илфат Фәйзрахманов фаразлавынча, исемен күрсәтергә теләмәгән кеше СССр-ның беренче һәм соңгы Президенты Михаил Горбачев булырга тиеш.

Илфат Фәйзрахманов әлеге язмасында Русиядәге бүгенге вәзгыятьне советлар берлеге заманындагы тормыш белән чагыштырып карый. Әмма зур аерма таба алмый.

“Совет чорында да түрәләр үз күңелләрен күреп яшәгән. Хәзер дә әнә “Кызыл китап” ка кертелгән киекләрне вертолетлар белән аулап ял итәләр. Әле күптән түгел генә “Финанс” журналы илебез миллиардерлары исемлеген бастырды. Президентлар, губернаторлар балалары иң байлар исемлегендә. Никтер, Америкада президентларның балалары бу яктан ялтырамый”, дип яза ул.

Автор шулай итеп Америка галимнәренә, сәясәтчеләренә коммунизм шәүләсе йөри дип борчылмаска куша.

“Барып чыкмас ул социализм. Чөнки яши белмиләр анда. Анда коррупция юк чөнки. Ә без әле капитализмга җитмәгән, тыштан караганда, социализмнан киткән кебек, ә кая җиткәнебез - әлегә билгесез”, дип йомгак ясаган “Безнең гәҗит” газетасының баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов.

Кол түгелме без?

Өлкән буын вәкиле Рафаэль Сальмушев әнә шул турыда уйлана. Бөек Ватан сугышы еллары, Брежнев, Горбачев, Ельцин идарә иткән заманнар һәм бүгенге тормышка бәя биреп уза. Автор, Русиядә тормышның һаман бер җайга тәгәрәвен әйтергә тели. Элек тә үз сүзеңне эштә җитәкчеңә әйтә алмый идең, хәзер дә. Әйтсәң, икече көнне үк урамда буласың, ди Сальмушев. Ягъни хакимиятнең дә, идарә итүче кешеләрнең үзгәрәмәвен, яки үзгәртелмәвен әйтә ул.

Әмма автор никадәр генә советлар чорын сүксә дә, Брежневны Әфган җирендә сугыш башлауда гаепләсә дә, шул вакытларны сагынуы сизелә.

“Социализмның минусларына караганда, яхшы яклары күбрәк иде. Эш урыны өчен берәү дә кайгырмады. Фатир бирү, медицинадан файдалану, югары уку йортларында бушлай уку, отпуск вакытларында ял йортларына, санаторийларга юлламалар алу берни дә тормый иде”, дип шәрехләп үтә хат авторы.

Помидор ни, мәгариф ни...

“Җан авзы” сәхифәсендә Ләйсән Низамованың “Помидор ни, мәгариф ни...” язмасы урын алган. Биредә автор мәгаиф системасында булып торган үзгәрешләрне үзенең укытучы әнисе, студент ире мисалында аңлатып бирергә тырыша.

Мисал өчен, аның әнисе башлангыч сыйныфта 6 бала укыта икән. Ә Казаннан тикшерү килеп төшкәч, укытучының бер дистәгә тулмаган укучыларыны да укытырга вакыты булмый. Автор язуынча, аңа кочак-кочак папка тутырырга, тикшерүчеләрне сыйларга туры килә. Әле тагын кунауларга авыл күчтәнәчләре дә төяп җибәрәсе дә бар, дигән автор.

Ләйсән Низамова бүгенге мәгариф реформаларын тәнкыйтьләп чыга. Гадәти имтиханнар тапшырганда, укучыга һәрьяклап якын киләләр иде, ди ул. Элеккеге дәреслекләр дә күпкә яхшырак, аңлаешлырак булган дигән фикердә тора ул.

Ләйсән Низамова язуынча, ул имтиханнарны үз көче белән тапшырган. Ә менә аның ире телефоннан бәясенгенә сорый икән.
Автор мәгариф тармагындагы үзгәрешләрне сәяси яктан да караган. Мисал өчен, Путин белән туры элемтә булганда, Татарстанлылар исеменнән сорауны “Майский” помидор үстерү оешмасы бирде, ди. Милли мәгариф системасы бетеп ятканда, башка җитди сораулар да булгандыр, дип әйтә автор.

Шул ук сәхифәдә Захриның “Милләт дип җан атып...” язмасы урнаштырылган. Хат авторы үзенең яшь буын вәкиле икәнен әйтә. Татар Конгрессының да, Татар яшьләре форумының да яшьләргә бернинди файда бирмәвен искәртә. Җырлап-биеп кенә милләтне саклап булмый, ди ул.

“Илһам чүп утаганда килә”

“Ләйлә Дәүләтова быелгы концертын данлыклы җырчы Фидан Гафаров белән куя дигәч, тотынды чыш-пыш, имеш-мимеш...
- Бергә яшиләрдер. Пугачева-Галкин кебегрәк дуэттыр.
- Фидан Ләйлә янына күчеп килде микән?
- Ләйлә теләсә нинди юл белән үз дигәненә ирешә...”, - дип шундук газета укучыларының игътибарын җәлеп иттерә Лилия Заһидуллина.

“Бар юк-барга нокта куяр өчен, Ләйлә Дәүләтованы “Шәрык” клубына чакырдык”, ди автор.

Әлеге очрашу уңаеннан, “Безнең гәҗит”нең “Кунак бүлмәсе” сәхифәсендә шагыйрә, “Адәм белән Һава” тапшыруының алып баручысы Ләйлә Дәүләтова белән Шәрык клубында яңгыраган сорау-җаваплар эксклюзив интервью буларак урнашкан.

Тапшыруда күрсәтелгән парлар шулкадәр дус-тату яшиме дигән сорауга Ләйлә Дәүләтова 150 гаиләнең 15енең әйбәт яшәвенә ышанырга мөмкин дип җавап бирә. Шуңа өстәп, съемка вакытында булган төрле кызыклы вакыйгаларны да тасвирлап уза ул. Шушы парлар үзләрен телевизордан үрнәк гаилә буларак күргәч, аралары җылына башлый икән.

Шулай ук аның өчен төп илһам чыганагы – шигъриятьтә ничек кайнавы хакында да сөйләп уза Дәүләтова. Шагыйрәгә илһам кайчан килә дигән сорауга ул: “Кирәкмәгән вакытта, ешрак төнлә килә. Йә бик рәхәт, йә үзәккә үтәрлек авыр, гадәттән тыш авыр халәттә. Янда кеше булмасын, күңелдә булсын! Бакчада чүп утаганда илһамланам”, дип җавап бирә. Элегрәк язган шигырьләре туры килсә заказга сораучыларга да язуын яшерми. Хәтта сораучылар булгач хоккей турында да шигырь язган.

Ләйлә үзенең иҗаты турында гына түгел, ә шәхси тормышы хакында да сөйләүдән баш тартмый. Фидан Гафаровның бары иҗатташ дус, әти-әнисенең яраткан җырчысы булуын төрле юмористик вакыйгалар белән аңлата ул. Һәм Фидан үзе Ләйлә белән бергә концерт уздырырга теләк белдерүе хакында да укырга була. Әйтергә кирәк, киләчәктә ул өч бала анасы булырга теләвен дә яшермәве газета укучылары арасында кызыксыну уяттыра.

Алай гына түгел, биредә башка гади, ял иттерүгә корылган сорау-җавапларны да укырга була. Ахырда Ләйлә Дәүләтованың “Яшәү белән үлем арасында”, “Бала әйткән авыр сүз” исемле шигырьләре газета укучыларына тәкъдим ителгән.

“Тормыш сулышы” сәхифәсендә Илфат Фәйзрахмановның “Авылдашларым чын артист икән” язмасы басылган. Арча районы Түбән Оры авылында һәр урам тамаша күрсәтә башлаган. Әле Сыер урамы концерт куйган булса, чират Сөләнгер урамына да җиткән. 8 мартта исә Таубашлары урамы сәхнә тотачак икән. Ә аннары гала-концерт булачак.

“Татарлар” аракы эчәме?

Лилия Заһидуллинаның Пирамида күңел ачу үзәгендә узган “Татарлар” дискәтүге турында бара. Автор язуынча, ике тапкыр узган дискәтүкне яраткан да, яратмаган да. Әмма халык агылып килә, ди Заһидуллина.

Язманың асылында татар халкына хас булган әхлакый кыйммәтләр турында бара. Әмма ике дискәтүктә дә спиртлы эчемлекләр сатылган. Моның сәбәбе – тамашаның акча китермәве икән.
XS
SM
MD
LG