Accessibility links

Pусиялеләр дингә тартыла


Глобаль икътисади кризис сәбәбле, эшләрен югалткан, яки югалту куркынычын сизгән русиялеләр гыйбадәт йортларына агыла.

Мәскәүнең көньягындагы Параскева-Пятница чиркәүе попы Анатолий Кожа, кешеләрнең чиркәүгә килеп, Ходайдан ярдәм соравын әйтә.

Русиянең Рен тв каналы хәбәренә караганда, Анатолий атакай: “Кешеләр чиркәүгә күбрәк йөри башлады, ләкин хәер акчасы калдыручылар саны кимеде. Шулай да без моңа үпкәләмибез. Элек чиркәүдә бер дә йөрмәгән кешеләрнең чиркәүгә килүен күрәм, кайберәүләр кылган гөнаһларыннан арынырга килә", дип әйтә. Бу вәзгыятьне атакай икътисади кризис белән бәйли.

Мәскәүнең иң изге чиркәүләренең берсе буларак танылган Мартина Исповедника чиркәве попы Валерий Степанов да, кешеләрнең кризис сәбәбле Ходайга якынаeрга тырышуын телгә ала. Кешеләрнең дингә тартылуында кризисның өлешe булуына ышанган поп, зур бер бизнесменның чиркәүгә күрүенә, аның Ходайдан кулындагы проектның уңышлы булуын һәм күбрәк акча эшләвен сораганына шаһит булган. Соңыннан ул бу кешенең, күп акча мине боза, бик күп бирмә, дип соравын ишеткән.

Хәбәрдә Русия ватандашларының нәкъ икенче дөнья сугышында 90 көн нацилар хакимиятендә калган Питербур халкы кебек, кулларында бер кисәк икмәк белән чиркәүгә баруы аңлатыла.

Рен твгә кризис турында фикер бәян иткән Русия проваслав чиркәве рәсмиләре, рухи кризисның матди кризистан мөһимрәк булуына басым ясый. Дини рәсмиләр, халыкның бары тик кризис вакытында яисә күк күкрәгәндә генә түгел, eш йөрүләрен киңәш итә.
XS
SM
MD
LG