Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җирле парламент сайлуларында Путин фиркасе җиңде


Русиянең 9 өлкәсендә үткән җирле парламент сайлауларының барысында да Бердәм Русия фиркасе җиңде дип хәбәр ителә.

Бу сайлауларны 90 еллардагы кара технологияләргә әйләнеп кайту дип бәяләгән коммунистлар күпкә калышып икенче урында бара.

Коммунистлар җитәкчесе Геннадий Зюганов тавышларның күпсанлы хәрәмләшүләр белән саналуына зарланды.

Зюганов журналистлар белән очрашуда күп кенә төбәкләрдә коммунистлар яхшы нәтиҗәләргә иреште диде.

"Русиянең Владимир, Волгоград, Брянский кебек төп җирләренә карасак, анда без халыкның кимендә чирегенең, өчтән беренең яклавын таптык. Мәскәү янындагы Тверьдә без тавышларның яртысын диярлек җыйдык," - диде Зюганов.

Коммунистлар партиясе үзәк комитеты әгъзасы Сергей Обухов бу сайлаулар нәтиҗәләренең кануный булуына бик зур шик бар, хәрәмләшүләр элекке еллардагыдан күпкә зуррак булды диде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG