Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Әфганстанда сайлауны иртәрәк үткәрүгә каршы


НАТО Әфганстанда президент сайлау көнен алгарак күчерү иминлеккә зыян китерергә мөмкин дип кисәтә.

Шимбә көн Президент Хәмит Карзаи 20 августка билгеләнгән сайлауны май уртасына күчерергә кирәк дигән иде.

НАТО вәкиле Джеймс Аппатурай сайлау көнен билгеләү әфганнарның үз эше, әмма сайлау августта үтсә, НАТО анда иминлек саклауга яхшырак әзерләнә алачак диде.
XS
SM
MD
LG