Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:20

Казаннан ерактагы татар авылында да зур хоккей турында хыялланалар.

Идел белән Чулман катышкан урыннан 35 чакрым ераклыкта булган Кләнче авылында үткән хоккей турнирында 5 такым катнышты. Канада, Чехия хоккей йолдызлары кебек үк булмаса да, бу уенчылар «Ак Барс»тан калышмаска тырыштылар. Кем белә, бәлки, киләчәктә Кама Тамагы районы Туфан Миңнуллин һәм гипс ятмалары белән генә түгел, ә хоккейчылары белән дә танылыр.

Кләнче авылының ачык чемпионатында катнашкан авыл һәм мәктәп такымнары бер карасаң, «Металлург», «Ак Барс», «Салават Юлаев»лыларга охшап тора иде. Чын хоккей киемнәре, капка алдында өелеп алка өчен көрәшү, тамашачыларның дәррәү кычкырып торуы... Мәктәп янындагы боз тартмасы янына малай-шалайлар гына түгел, олпат агайлар да, хәтта хоккей уйнаучы малайларның Татарстан әләме тоткан авыл әбиләре дә бар иде. Башка елларда кайбер авыллардан килгән хоккейчылар арасында Казаннан кайткан «профессионал» уенчылар да очрый иде.

Чемпионатта үзгәреш

Быелгы Кләнче чемпионатына бары тик 9 сыйныфка кадәр булган спортчылар гына катнаштырылды. Ә нигә алай дисәгез, хәзер Кләнчедә 10-11нче сыйныф юк. 5-6 укучы күрше Иске Казиле мәктәбенә йөриләр. Балалар саны кимү нәтиҗәсендә, оптимизация зур мәктәпләрне кечерәйтә, ә кечерәкләрен исә бөтенләй яба торган заман килде. Шуңа күрә мәктәп балалары кими башлаган чорда ерактагы бер авылда хоккей турниры узу – гаҗәп күренергә мөмкин. Әмма Кләнчедә инде бу гадәти күренеш. Чөнки соңгы 5 елда һәр кыш саен монда Илдар Гыйльметдинов кубогына ярышлар оештырыла. Русия Дәүләт думасының спорт комитеты рәисе урынбасары булып киткәч, Кләнчедә туып – үскән Илдар Гыйльметдинов үзенең туган ягын хоккей иле буларак танытырга уйлаган.

Кләнче янәдән җиңү яулады

Быелгы ярышта Кама Тамагы районы хоккейчылары арасында Кләнче такымы җиңеп чыгу да гаҗәп түгел. Башка елларда да кләнчеләргә каршы торырлыклар табылмады. Сары свитерларга язылган егетләрнең исем һәм фамилияләре бу яклар өчен «Ак Барс» йолдызлары кебек күренә.

Быел Кләнчедә өр-яңа мәктәп ачылды

Мәктәп каршында яңадан катырылган бозда уеннар кызу барды. Быел уенчылар 9нчы сыйныфка кадәр булган мәктәп укучылары! Укучылар дип кенә әйтмәссең, бозда алар үзләрен чын хоккейчылар сыман тоттылар.

Уенны карарга бөтен авыл халкы җыелган иде. Ярышны төп оештыручы Дәүләт думасы депутаты, Русия татарлары мохтарияте рәисе Илдар Гыйльметдинов та алар арасында булды. Карарга килүчеләр арасында Илдар әфәнденең улы Марат та бар иде. Ул әнисенең туган ягы Актанышта ешрак була икән, ә бу юлы әтисенең авылын күрергә кайткан.

Татарча шәп сөйләшә

“Сиңа ничек уңайлырак: татарча сөйләшергәме, әллә урысчамы?”, дип сорагач, Марат уйлап та тормыйча, “Миңа барыбер, ничек тә ярый”, дип җавап бирде.

- Марат, мин сине быел Кләнчедә беренче тапкыр күрәм. Алдагы елларда син хоккейга кайтмадың, бугай... Гомумән, син ул турыда белдеңме?

- Әйе, мин авылда беренче тапкыр.

- Нинди хисләр туды соң Кләнчедә?

- Миңа кызык инде аның туган нигезен, үскән авылын күрү... Авыл бик үзенчәлекле, матур урында урнашкан. Җитмәсә, монда да хоккей уйныйлар.

- Ә сез хәзер кая торасыз Казандамы, әллә Мәскәүдәме?

- Хәзер Мәскәүдә, Казаннан без күчеп киттек.

- Марат, үзең турында да бераз гына сөйләп үт әле. Ничәнче елгы син? Нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Мин 1991нче елда тудым. Мәскәүдәге Русия физик спорт һәм туризм университетының беренче курсында укыйм. Әле күптән түгел генә сессияне яптым.Спорт белән шөгыльләнәм. 4 ел хоккей уйнадым, капкада тордым. Ләкин күп имгәнүләр аркасында хоккейны ташларга туры килде. Аннан соң йөзү белән мавыгып киттем. Спорт мастерына кандидат булдым.

- Кайда әйбәтрәк Казандамы, әллә Мәскәүдәме?

- Мәскәүдә, чөнки анда мөмкинлекләр спорт ягыннан да, үзең өчен дә күбрәк. Минем өчен бу күченү бик четерекле булды. Бөтен дусларым, танышларым Казанда калды бит.

- Марат, әтиең ниндиерәк кеше? Гомумән, гаиләгә вакыты каламы аның?

- Әти бик әйбәт кеше. Мин аның белән бик горурланам, чөнки шундый уңышларга ирешү өчен бик күп тырышлык кирәк. Гаиләгә вакытын бик күп бүлә. Аның өчен гаилә беренче урында тора дип әйтәсем килә. Ничек кенә вакыты тыгыз булса да, ул һәрчак безнең өчен вакыт таба. Өйдә бер мәсьәлә дә аннан башка хәл ителми.

- Буш вакытларда нишлисез: чаңгы шуасызмы яисә балыкка барасызмы?

- Әти балык тотарга бик ярата. Еш кына балыкка йөри.

Хыяллар башкачарак

Марат Гыйльметдинов спорт белән шөгыльләнсә дә, аның күзаллавы һәм кызыксынган тармаклары киңрәк икән. Киләчәктә икътисад, идарә эшләре белән шцгыльләнергә тели. Хәер, яштән чыныгу, зур уңышларга ирешергә теләгән һәркемгә кирәк.

Иркенләп, гади генә, бер төртенүләрсез, бернинди кыланусыз татарча сөйләшеп утырган бу егеткә карап уйланып куйдым: “ Зур кешеләрнең балалары, кыланчык, масаючан булалар”, диләр. Ә Мәскәүдә яшәүче Марат киресенчә, гади, ихлас һәм милли рухлы егет булып чыкты. Димәк, өйдә тәрбия әйбәт, чын татарча! 8 март алдыннан депутатның әнисе укытучы Фәния апаның юбилее авыл мәдәният йортында уздырыла һәм бу очраклы түгел. Бала үстерү, кеше тәрбияләүнең нәтиҗәсе булмый калмый.

Депутат та хоккейга өлгерде

Без гапләшкән арада исә Илдар әфәнде да килеп җиткән икән.

- Ничәнче ел рәттән үткәрелгән хоккей белән быелгы хоккей арасындагы аерма нинди?

- Беренчедән, быел яңа мәктәп ачылды. Мәктәп бик әйбәт, бик матур. Эшләп бетерәсе әйберләр, чистартасы җирләр байтак әле. Бәлки, алла боерса, хоккей тартмасын да алыштырырбыз. Икенчедән, мәктәп балалары үзара ярыша. Бу бик күңелле вакыйга дип саныйм.

Ярышта 5 такым үзара көч сынашты. Нәтиҗәдә, беренче урында Кләнче командасы, икенче урында Кариле, өченче урында Иске Казиле, дүртенче урында Кама Тамагы, бишенче урында исә Олы Салтык.

Соңыннан Кләнче уенчылары Ренат Ибраһимов һәм Роберт Миңнуллин да уенга үзләренең бәяләрен бирделәр.

Ренат:

- Ел да шулай укучылар уйнасын иде, чит җирләрдән уенчылар ташып йөрергә кирәк түгел. Үзебез дә бик әйбәт уйныйбыз бит!

Роберт:

- Уен бик әйбәт булды, киләчәктә тагын да шомарырга инде, алла боерса!

Гомумән, уен бик кызык һәм мавыктыргыч булды.

Кризис комачауламас

Кризис килгәч тә, мондый ярышлар тукталмасын иде. Һәм, әлбәттә, Кләнче хоккей такымының башка районнарда, бөтен Татарстанда дан алырга исәбе бар.

XS
SM
MD
LG