Accessibility links

Иранның элекке президенты Гыйракка килде


Иранның элекке президенты Гали Әкбар Һашеми-Рафсанҗани Багдадта Гыйрак президенты Җәләл Талабани белән очрашты.

Рафсанҗаниның 3 көнлек Багъдад сәфәре ике ил арасында мөнәсәбәтләрнең тиз арада җылына баруын күрсәтүче сөйләшүләрнең чираттагысы.

Узган атнада Гыйрак президенты Җәләл Талабани Тәһранда сөйләшүләр үткәргән иде.

Рафсанҗани әле дә Иранда иң тәэсирле сәясәтчеләрнең берсе булып кала.

Рафсанҗани Иранның югары рухый җитәкчесе Аятулла Гали Хәменеине күзәтеп торучы һәм аның варисын сайлыячак Голәмәләр шурасын җитәкли.
XS
SM
MD
LG