Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт шурасына ике фирка узды


1 март көнне Татарстан халкы Дәүләт шурасының IV чакырылыш депутатларын сайлады.

Гадәттәгечә, республика халкы зур активлык күрсәтте. Татарстандагы сайлаучыларның 80 процентка якыны тавышын белдерү өчен сайлау урыннарына килде. Әлегә тавышларны санау дәвам итә. Ләкин билгеле саннар әллә ни үзгәрмиячәк. Чөнки бу сәгатькә бюллетеньнәрнең 99 проценты саналган, дип хәбәр итә “Интертат” электрон газетасы.

Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, фиркаләр арасында беренчелекне «Бердәм Русия» алды. Алар республика буенча 79,51% сайлаучылар тавышын җыйган. КПРФ өчен 11,1% татарстанлы тавыш биргән. «Гадел Русия»не 4,73% республика халкы сайлаган, ЛДПР исә бу сайлауда 3,05% халыкның тавышын җыя алган.

Шулай итеп, Татарстанның IV чакырылыш Дәүләт шурасына ике фирка - «Бердәм Русия» һәм КПРФ вәкилләре үтә. Бу инде «Бердәм Русия» - 44, ә КПРФ - 6 депутат мандатына ия булырга мөмкин дигән сүз.

Бер мандатлы бүлгеләргә килгәндә, аларның күпчелегендә дә «Бердәм Русия» вәкилләре җинеп чыккан. 50 бер мандатлы бүлгедән 42сендә әлеге фирка вәкилләре, 7сендә үз-үзләрен күрсәтүчеләр сайланган.

Республика парламентына сайлауларның нәтиҗәләре алдан фаразланганнардан әллә ни аерылмый. Татарстанда «Бердәм Русия»нең җиңәчәгенә беркем дә шикләнмәгәндер, мөгаен. Әмма, бер мандатлы бүлгеләрдән кайсы намзәтнең сайланачагын ахыргача төгәл әйтеп булмады, ди белгечләр. Оппозиция вәкилләре Александр Штанин, Александр Салий, Нәсимә Столярова, Роберт Садыков Дәүләт шурасына керергә теләсәләр дә, җиңә алмады.
XS
SM
MD
LG