Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал Тукайны танымаган


Тукай музеенда Галәсгар Камалның тууына 130 ел тулуга багышланган кичә үтте. Халык зуррак чара да көтә.

“Тукай, Исхакый, Әмирханнарны искә алганда соңгы елларда Камалны күләгәдә калдыра башладык түгелме?” дип башлады Тукай музеенда үзенең сүзен Казан Дәүләт университеты галиме Әлфәт Закирҗанов. Ул кичәгә җыелганнарны Галиәсгар Камал иҗаты белән таныштырды.

Рәмис Аймәт
“Безнең музейда “Тукай һәм аның даирәсеннән” дигән циклдан 4 ел рәттән шундый чаралар үткәрелеп килә”, дип музей мөдире Рәмис Аймәт әлеге чараның очраклы түгел икәнлеген ассызыклады.

Билгеле булганча, Камалның тууына 130 ел тулу Казанда әлегә әллә ни зур чаралар белән билгеләп үтелмәде. Мәшһүр драматургның исемен йөрткән театр да бу вакыйганы “Яңа татар пьесасы” бәйгесенә йомгак белән бәйләргә тели.

“Миңа калганда Галиәсгар Камал драматурглар арасында кечкенә 5-6 яшьлек баладан алып өлкәннәргә кадәр - киң җәмәгатьчелеккә иң танышы. “Беренче театр”, “Банкрот”, “Бүләк өчен”, “Безнең шәһәрнең серләре” кебек әсәрләрен белмәгән кеше юк дип әйтәм мин”, ди Закирҗанов.

Тукай музеенда үткән кичәгә камаллылар да үз өлешләрен кертте. “Беренче театр”дан өзек күрсәтелде. Ә менә Казан театр училищесы студентларының чыгышы моңа кадәр халыкка бик үк билгеле булмаган тарихка багышлаган иде. Баксаң, беренче очрашу вакытында Камал Тукайны танымаган. Ул аны бөтенләй башка кыяфәттә күз алдына китергән булган.

Галиәсгар Камал
“Күренекле шагыйрь, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе булып җитлеккән Тукай 1907 елның көзендә Казанга кайта. Аның Казан белән танышуы Галиәсгар Камал белән очрашудан башлана.

Камал үзенең истәлекләрендә язганча, 1907 елда ул “Йолдыз” редакциясе газетасында җаваплы сәркатип булып эшли, кыска гына буйлы, чандыр гәүдәле өстенә җилән кигән бер яшь җилкенчәк кыфәтендә егет килеп керә. Ул өстәлдәге газеталарны актарып: “Сез дә Җаекта (Уральски) чыккан газеталарны алдырасыз мени?” дип сораган. Камал бу егеткә: “Җаекта, бәлки, Тукайны да белә торгансыз?” дигән. “Ул Апуш мин булам инде”, дип Тукай Камалны гаҗәпләндерә. Галиәсгар Камал Тукайны олпат гәүдәле итеп күз алдына китергән була”, дип сөйли Рәмис Аймәт әлеге тарих турында.

Кичәгә җыелганнар Камалны башка яктан да ачты. Милли музей хезмәткәрләре Камалның үзләрендә бүгенгә кадәр сакланган гаризаларын да алып килгән иде. Ул аларны Казанда мөселман китаплары белән сәүдә итү теләге тугач губернаторга язган була.

Камалның Коръәне
Билегеле булганча, Галиәсгар Камалның шәхси әйберләренең бер өлеше Камал театрында саклана. Тукай музеена исә, әле яңарак кына Галиәсгар Камалның Коръәнен китергәннәр. Шулай ук биредә башка әйберләре дә бар.

“Театрның Галиәсгар Камал исемен йөртүе зур мәртәбә. Заманында Казандагы Фукс урамын Камал дип үзгәртү дә драматургка игътибар дигән сүз. Ул яшәгән йорт бар. Бәлки, киләчәктә тарихи почмак буларак ул өйне саклап калырга кирәктер”, ди Тукай музее мөдире Рәмис Аймәт.
XS
SM
MD
LG