Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:11

Парламентка бәйсез намзәтләрнең берсе дә уза алмады. Артыгын кызыксынган күзәтүчеләрне милиция вәкилләре ишек артына озаткан.

Мисал өчен, бәйсез намзәт Нәсимә Столярованың күзәтүчесе Гүзәлия Волкова 239нчы сайлау урынына төштән соң 4тә килгән.

“Сайлау кәгазьләрен әрҗәләргә ыргытулар шактый булды. Без шундый хәрәмләшүләрне күреп акт төзедек һәм сайлау бүлеге рәисе аны имзалады-имзалавын. Ә сайлау тәмамланып тавышларны санау башлангач мин кызыксынып алгарак кереп карый башладым һәм сорау биргәч бер егет һәм кызлар килеп, мине чыгу өчен тарткалый башладылар.
Гүзәлия Волкова


Шуннан мин каты итеп тотынгач, өстемә кызлар килеп ауды һәм милиция хезмәткәрләре килеп кулларны каерып ишектән төртеп салкынга киемсез чыгарып җибәрде. Минем бөтен кулларым күгәргән, колагым канаган иде. Боларның барысын да хастаханәгә барып раслаттык. Әмма минем барлык документлар белән сумкам сайлау урынында калу сәбәпле, миңа ул раслаткан кәгазьне бирмәделәр. Соңрак бирәбез дип әйтсәләр дә, документ белән килгәч тә бирмәделәр”, диде Волкова “Голос” бәйсез оешма уздырган матбугат очрашуында.

Нәсимә Столярова, Александр Салий, Ирек Мортазин, Фердинанд Ганиев, Дмитрий Бердников һәм башкалар хокук бозулар инде сайлауга әзерлек вакытында ук булганын әйтте. Мисал өчен 1 ай дәвамында “Голос” сәхифәсенә 75ләп шикаять килгән.

“Сайлау булган 16 төбәк арасыннан иң күп шикаятьләр Татарстанда”, диде “Голос” вәкиле Олег Белгородский.

Күпләр хакимият басымының көчле булын билгеләп узды.

Нәсимә Столярова сүзләренчә, аның төп көндәше – Казанның 7нче хастаханә баш табибы хезмәткәрләре һәр йорттан-йортка йөреп “Безгә дәваланырга киләсегез барны онытмагыз” дип куркытканнар. Шулай ук ул фармокология училищесының 220 студенты да бу сайлау җирлегенә килеп тавыш биргәнен әйтте (Гаризада – 160 студент дип кенә язылган булса да – Н.С)

Барлык намзәтләр дә сайлау кәгазьләрен әрҗәләргә күпләп ташлау очракларына тап булулары хакында сөйләде. Шулай ук алар санап барганга караганда, сайлау урынына килгән кешеләрнең саны күбрәк чыгуын ассызыклады. Һәм күзәтүчеләрне сайлау әрҗәсеннән ерак утыртуларына зарланды.

Ирек Мортазин
“Камил Абдуллин үзен рекламалау өчен миллионлаган сумнар тотты. Чыннан да депутат булганга төрле хоккей мәйданчыклары да төзетте. Инде сайлау кәгазьләрен әрҗәгә ташлап үз исемен пычратмаса да җиңә иде”, диде Ирек Мортазин үз көндәше турында.

Иң кызыгы, сайлау кәгазьләрен әрҗәгә ташлаучыларның күпләрен кулыннан диярлек тотсалар да, сайлау урыны рәисләре аларны тоткарлап тормыйча гына җибәргәннәр.

“Граждан тавышы” хәбәрчесе Руслан Зиннәтуллин әйтүенчә, 150нче мәктәптә урнашкан сайлау җирлегендә 3 егет әрҗәгә килгән дә һәм шуның берсе кочак белән сайлау кәгазе ыргыткан. Аларның икесен тотканнар һәм милициягә алып киткәннәр. Әмма соңыннан хокук саклаучылар егетләрнең сайлау кәгазьләре түгел, ә башка битләр ташлавын әйткән.
Руслан Зиннәтуллин


“Имеш алар мәктәп ашханәсендә урыс-төрек сугышы турында ксерокстан чыгарылган кәгазьләрне тапканнар да, мәзәк ясау өчен аларны әрҗәгә ташларга булганнар. Әмма бу беркемне дә, әлбәттә, ышандырмады. Ни өчен күзәтүчеләрне шулай ерак утыртулары да хәзер аңлашылды”, диде Зиннәтуллин.

Бу сайлауда беренче тапкыр катнашучы эшмкәр Фердинанд Ганиев исә бөтенләй шок хәлендә калуын әйтте.

“Мин сайлаулар гаделсез узуын белә идем, әмма бу кадәр үк булыр дип уйламадым. Бүгеннән үк “Гадел Русия” партиясеннән чыгам һәм башка сайлауларда гомеремдә дә катнашмаячакмын”, диде Ганиев.

Ул 2, 9, 27 сайлау урыннарында әрҗәгә күпләп сайлау кәгазьләре ташланганын әйтте.

“Милиция ул егетләрне тоткарлау түгел, ә киресенчә качарга булышты”, дип гаҗәпләнеп сөйләде эшмәкәр.

Сайлауда катнашучыларның күпләре милициянең гаделсезлегеннән зарланды. Мисал өчен сайлауда намзәт булган Дмитрий Бердниковны Ботаническая урамындагы 7нче йортта мәктәптә урнашкан сайлау урынына кертмичә ишектән үк төртеп чыгарганнар.

Әмма аны иң гаҗәпләндергәне тавышларны санау белән бәйле хәл булган. Чөнки әле сайлау кәгазьләрен санап бетермәгән килеш нәтиҗәләр алдан ук әйтелгән.

Шуңа да карамастан Бердников бәйсез намзәтләр җиңелде дип санамый.

“Безнең өчен уртача 20% кеше тавыш бирде. Димәк халык безгә ышана. Без халыкны уята алдык”, диде ул.

Бәйсез депутатларның кайберләре инде хәзердән үк мәхкәмәгә шикаять иткән. Калганнары бу көннәрдә үз дәгъваларын белдерәчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG