Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гвинеа-Биссау президенты атып үтерелде


Көнбатыш Африкадагы Гвинеа-Биссау президенты Джао Бернардо Виайра атып үтерелде.

Армия җитәкчелеге халыкны тыныч булырга чакыра.

Җитәкчелек әйтүенчә, президентны "хыянәтче солдатлар төркеме" атып үтергән.

Президентка кадәр берничә сәгать кенә элегрәк аның көндәше, армиянең югары генералы Батиста Тагме На Вай бомба шартлатып үтерелгән иде.

Европа Берлегенең тышкы сәясәт өчен җаваплы югары вәкиле Һавиер Солана Виайраның үтерелүен хөкем итеп илдә конституцион тәртипне сакларга өндәде.

Көньяк Америкадан Европага ташылучы рөхсәтсез наркотиклар өчен транзит иле булган Гвинеа-Биссауда хакимиятнең хәзер кем кулында булуы билгесез.
XS
SM
MD
LG