Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Испания һәм Латин Америкасына якынаймакчы


Русия президенты Дмитрий Медведев Русиянең Испания һәм Латин Америкасы белән бәйләнешләрен ныгытачагын белдерде.

Русия президенты буларак Испаниягә беренче мәртәбә килгән Медведев анда шулай дип чыгыш ясады.

Медведев әлеге 2 көнлек сәфәре барышында Һуан Карлос патшада ашта булачак, премьер-министр Хосе Луи Родригуез Запатеро һәм зур кәсепчеләр белән очрашачак.

Ике ил арасында берничә килешү дә имзаланыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG