Accessibility links

Ходорковскийның икенче эше карала башлый


Сәяси күзәтүчеләр, Ходорковскийны гаепләгән бу яңа мәхкәмә эше президент Медведев һәм Русиянең мәхкәмә системасы өчен сынау булачак, дип әйтә.

Сишәмбе Мәскәүдә Хамовнический мәхкәмәсендә эшне карый башлаганчы уза торган беренчель тыңлаулар үтәргә тиеш. ЮКОС ширкәтенең элекке җитәкчесе Михаил Ходорковский һәм МЕНАТЕП ширкәте башлыгы Платон Лебедевны, икесен бергә, якынча 900 миллиард сумлык акция һәм нефть урлауда гаеплиләр.

Мәгълүмат чаралары язганча, бу яңа эш нигезендә Ходорковскийның инде булган 8 еллык төрмә җәзасына 15-тән алып 27 елга кадәр өстәлергә мөмкин.

Хокук яклаучылар һәм Ходорковскийның тарафдарлары монда премьер-министр Путин кулын күрә. Алар, шул рәвешле хакимиятләр Ходорковскийны мөмкин кадәр озак төрмәдә тотырга тырыша, ди.

Оппозициядәге сәясәтче һәм Думаның элекке депутаты Владимир Рыжков та шул фикердә тора.

“Аны теләсә ничек төрмәдә калдыру максаты куела күрәсең. Ул төрмәдә 8 елның яртысын үткәрде инде, хәзер Ходорковский вакытыннан элек иреккә чыгаруны сорап мөрәҗәгать итә ала иде. Берничә ел элек яңа эш ачылган. Аларны озакка утырту турында сәяси карар кабул ителгән күрәсең”, дип әйтә Рыжков.

Михаил Ходорковский 2003 елда кулга алынган иде. 2 елдан соң, беренче җинаять эше нигезендә, аңа хөкем карары чыгарылды. Аңа һәм аның хезмәттәше Платон Лебедевка 9 ел бирелде. Соңыннан ул бер елга киметелде.

Кайбер күзәтүчеләр, бу яңа эш президент Медведев өчен сынау булачак, дип уйлый. Бу көннәрдә Медведевның вазифага керешүенә бер ел тула. Ул коррупциягә көрәш игълан итте, бәйсез мәхкәмә системасын төзергә вәгъдәләр бирде. Оппозиция җитәкчеләре, хәзер бу сүзләрнең ни дәрәҗәдә тормышка ашырылуын күрербез инде, дип белдерә.

Оппозиция көчләрен берләштергән “Солидарность” хәрәкәте вәкиле Александр Осовцов: “Бу Ходорковский өчен икенче мәхкәмә булса да, президент Медведев өчен бу беренче эш. Бу аның бөтен әйткән сүзләренең, иреклек ирексезлеккә караганда яхшырак дигәненең, мәхкәмәне бәйсез итү турындагы белдерүләренең ди дәрәҗәдә чын булуын күрсәтәчәк”, ди.

Әлегә ЮКОС ширкәтенең элекке башлыгы Ходорковскийны 900 миллиард сум урлауда гаеплиләр. Яклаучылар, бу аның ширкәте эшләгән керемнән күбрәк, дип әйтә.

Ходорковский, бу эшне карау кызык тамашага әйләнәчәк, дип белдерде. Мәскәүгә күчерелгәч ул: “Телевидениедәге тапшыруларга караганда илдә ниндидер уңай үзгәрешләр булуына охшаган, оппозиция оешырга маташа, мәхкәмә системасының хакимиятнең аерым тармагы булуын аңлау күрәнә башлаган", дип белдергән. Бу хакта аның яклаучыларының матбугат үзәге хәбәр итә.

Мәскәүдә урнашкан Дәүләт стратегияләре институты күзәтүчесе Станислав Белковский исә аның белән килешми. Ул уңай үзгәрешләрне күрми.

Эшмәкәрләрнең Читадан Мәскәүгә күчерелүе, башкаладагы мәхкәмәне контрольдә тоту җиңелрәк булсын өчен эшләнде, дип саный ул.
XS
SM
MD
LG