Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:19

Мөхлисә Бубины искә алу


Билгеле мәгърифәтче Мөхлисә Бубиның тууына 140 ел тулу уңаеннан чара узды.

Ул Уфаның “Ихлас” мәчетендә үтте. Әлеге чараны Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы уздырды.

Мөхлисә Буби Уфада мәгаллим хатын-кызлар әзерләү мәктәбен ачучы. Ул кызлар мәктәбе өчен әсбаплар авторы да. Әлеге мәктәп җәдитчә заман фәннәре укыткан уку йорты булган.

Анда туган тел һәм гарәп телләреннән башка фарсы һәм урыс телләре дә укытылган. Мәктәп дистә елга якын гына эшләп ала. Репрессияләр дулкыны башлангач 1937нче елда Мөхлисә Буби кулга алына һәм атып үтерелә.

XS
SM
MD
LG