Accessibility links

Мәктәп яна язды


Мәләвез районының Югары Юлдаш авылы мәктәбенең узган атна ахырында көле күккә оча язган.

9нчы сыйныфта укучы ике укучы сыйныфларын җыештыргач, чүп савытында чүп яндырырга булганнар. Пластик савыт янып киткәч, алар утны сүндереп, чүп савытын шкафка яшереп куйганнар. Укучылар кайтып киткәч, ул янып киткән.

Ул вакытта мәктәп директоры һәм укытучылар эш урынарында булганнар. Алар төтен исе килү белән янгын сүндерүчеләрне чакырткан. Янгын тиз арада сүндерелгән. Сыйныфны әлеге укучыларның ата-аналары көче белән төзекләндергәннәр.
XS
SM
MD
LG