Accessibility links

Кайнар хәбәр

Раил Сарбаев гаепсез


Узган ел ахырында Сибай прокурорын үтереп озак вакытка ирегеннән мәхрүм ителгән Нуриәхмәт Шаһиев Раил Сарбаевка гаеп белдергән иде.

Коми республикасының Печора районында төрмәдә ятучы Сибай юл хәвефсезлеге хезмәтенең элекке башы Нуриәхмәт Шаһиев прокурорны үтерүдә төп заказчы дип Раил Сарбаевны атаган иде.

Сарбаев прокурор үтерелгән ул елларда Сибай районы хакимияте башлыгы булып эшләде. Шаһиевның Генераль прокуратурага җибәрелгән бу мөрәҗәгате уңаеннан тикшерү үткәрелгән һәм Сарбаевның гаебе ачыкланмаган. Раил Сарбаев ялган шикаяттән зыян күрүче дип табылган.
XS
SM
MD
LG